Березняк җирлеге халкы клубта татарча кино карады
Март башында Березняк җирлегендә яшәүчеләр "Хикмәтләр дөньясы" дигән ике серияле татарча фильм карады. Аны күрсәтүне Камышлы авылы имам-хатыйбы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев оештырды. Аман-Оштырма, Березняк һәм Камышлы мәдәният йортларында татарчага тәрҗемә ителгән төрек фильмы күрсәтелү хакында ишеткәч, авылларда үткәндә калган кино сәнгатенең кабат яңара башлавына сөенеп куйдым. Зур экраннан кинофильм карауны...
Март башында Березняк җирлегендә яшәүчеләр "Хикмәтләр дөньясы" дигән ике серияле татарча фильм карады. Аны күрсәтүне Камышлы авылы имам-хатыйбы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев оештырды.
Аман-Оштырма, Березняк һәм Камышлы мәдәният йортларында татарчага тәрҗемә ителгән төрек фильмы күрсәтелү хакында ишеткәч, авылларда үткәндә калган кино сәнгатенең кабат яңара башлавына сөенеп куйдым. Зур экраннан кинофильм карауны телевизор каршында утыру белән чагыштыру бөтенләй дә мөмкин түгел. Анда артистларга аеруча якынаясың, алар белән бергә вакыйгалар эчендә кайнагандай буласың. Әнә бит, Березняк җирлеге башлыгы Альбина Сибгатуллина тәкъдиме белән күрсәтелгән фильм да халык күңелендә бары тик уңай тәэсирләр генә калдырган.
-"Хикмәтләр дөньясы" - күп серияле фильм. Без аның "Хакыйкатьне яшерү" һәм "Паралич" дигән өлешләрен күрсәттек, - ди Рәдиф Тимергалиев. - Ике сериядә дә тормыштан алынган гыйбрәтле хәлләр чагылдырыла. Хаклыкны белә торып та, дөреслекне яшергән, моңа үзенең сеңлесен дә җәлеп иткән хатын-кызның язмышы турындагы серияне күз яшьләрсез карау мөмкин түгел. Гомере буе гаиләсе өчен тырышып, кинәт урын өстенә калган ир дә бик кызганыч. Хатыны белән улы, аны тәрбияләргә теләмичә, тизрәк бакыйлыкка күчүен телиләр. Бары тик килене генә булдыра алганча каенатасына ярдәм итә. Фильмның ахырында персонажлар хаталарын үзләренә килгән сынаулар аша таныйлар. Әмма инде бик соң, күпме тырышсаң да, үткәннәрне кире кайтарып булмый, кылган гамәлләр өчен иртәме-соңмы җавап тотарга кирәк!
Өч авылда да фильмны бик җылы кабул итәләр. Залда өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә күп була.
-Тәрбия, әдәп-әхлак, бер-береңә карата ихтирам, балаларның ата-аналарга булган мөнәсәбәте турындагы фильмны шулкадәр дулкынланып, үзебезне зур бер кинотеатрдагы шикелле хис итеп карадык. Бер сәгатьнең узганы сизелмәде дә. Хәтта фильм тәмамлангач та, күңелне биләп алган тәэсирләрдән тиз генә аерыла алмадык. Татарча булгач, тел ягыннан да кыенлык тумады. Кинога бик яхшы итеп тәрҗемә ясаганнар. Мондый фильмнар күбрәк күрсәтелсен иде, - ди Березняк клубының сәнгать җитәкчесе Фәния Зәйнәгиева.
-Мин үзем тумышым белән Кукмарадан. Яшь вакытларда поселок үзәгендәге "Юбилейный" кинотеатрына барып, фильмнар карарга ярата идем. Шуның өчен авыл клубында кино күрсәтелә дигәч тә, һич икеләнеп тормадым - ирем, балаларым белән сөенеп бардык, - ди Аман-Оштырма авылыннан Кифая Вилданова. - Тирән мәгънә салынган кинолар хәзер аз бит ул. "Хикмәтләр дөньясы"нда исә гыйбрәт алырлык вакыйгалар бик күп. Кайбер эпизодлар вакытында хәтта күземнән яшьләр килде. Беренче минутларыннан ук үзенә җәлеп итүче, тормышчан әлеге кинофильмның башка серияләрен дә айга бер тапкыр күрсәтәчәкбез, дип ышандырдылар. Көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев