ТМТV яңа проектын Фирдүс Тямаев алып барачак, Роза Сабитова, Алсу сәлам җиткерәчәк
"Биеклек" - Татарстандагы өр-яңа телевизон музыкаль проект. Аны ТМТV телеканалы әзерли. Анда татар эстрадасының иң популяр җырчылары катнаша. 2 апрель көнне "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узачак чарада 45 номинат катнашачак. Моннан тыш та җыр осталары булачак, дип ышандыра чараны оештыручылар. Биредә сәхнә йолдызларын да, шулай ук эстрадага кыю тәүге адымнарын...
"Биеклек" - Татарстандагы өр-яңа телевизон музыкаль проект. Аны ТМТV телеканалы әзерли. Анда татар эстрадасының иң популяр җырчылары катнаша. 2 апрель көнне "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узачак чарада 45 номинат катнашачак. Моннан тыш та җыр осталары булачак, дип ышандыра чараны оештыручылар.
Биредә сәхнә йолдызларын да, шулай ук эстрадага кыю тәүге адымнарын ясаганнарны да онытмыйлар. "Алдан ук әйтеп куябыз, безнең проектны фәкать замана белән атлаучылар гына кабул итәчәк. Сәхнәдә тамашачы көтмәгән яңалыклар да мул булачак. Артистларыбыз зал белән селфи да ясый. Тантаналы өлеш башланганчы, тамашачыларыбызга шоу- программа тәкъдим ителәчәк", - дип сөйләде ТМТV каналының редакторы Лилия Кадырова.
Күпләр яшь музыкаль каналның әлеге проекты "Татар җыры" фестивален кабатламасмы дигән фикер борчый. Оештыручылар исә юк, дип кистереп әйтә. Музыкаль телевизион премиядә танылган, әлеге вакытта халык мәхәббәтенә күмелгән, уңышның биеклеген белгән артистлар булачак. Шуңададырмы, премиянең исеме - "Биеклек".

Интертат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев