24 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Фото: Китапханә яңа китаплар белән баеды
Ел дәвамында район һәм авыл китапханәләренә яңа китаплар еш кайта. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә, уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә булып тора. Аларның һәрберсен халык яратып укый, кызыксынып тора.
-
Таныклык алмаштырганда имтихан тапшыру кертелергә мөмкин
Бүген транспорт йөртү таныклыгы 10 ел саен имтихансыз алыштырыла.
-
Кукмараның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде
Кукмараның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Ленара Шәйдуллина һәм Эльмира Гарәфетдиновалар ведомствоара "Рассвет" исемле программасы буенча район дәваханәсендә йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрделәр. Очрашу кысаларында гаиләдә баланың роле, аңа дөрес тәрбия бирү, үстерү турында фикер алыштылар, буклетлар өләшенде. Чара вакытында, шулай ук белгечләр 2018 елда чыккан яңа туган балаларга...
-
Район башлыгы Нурзидә Ризванованы 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котлады
Түбән Арбаш авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Кукмарада яшәүче Нурзидә Ризвановага бүген 90 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, туган көн иясенә Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева да юбилярга үзенең котлау сүзләрен ирештерде.
-
Башкортстанда кунакханә хезмәткәре Кукмара кешесенең акчасын урлаган
Кукмара спортчысы балаларны Абзаково авылына ярышка алып килгән булган.
-
Татарстанда яшүсмерләр клубларын төзекләндерүгә 2018 елда 100 миллион сум акча бирелде
2015-2017 елларда Татарстанда яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерүгә 300 миллион сум тотылды.
-
Владимир Путин Татарстанга килә
"Visit Tatarstan" эш программасының көн тәртибендә Владимир Путинның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы да бар.
-
Кошларны ашату зур савап (Кемгә ачыйм күңелемне?)
Кошлар өчен иң авыр чор хәзер. Миләш агачларында, балан, гөлҗимеш куакларында көздән калган җимешләрне чүпләп бетерделәр. Калганнарын кар сарып китте. Җимлекләр ясап, үзебездән артып калган, искергән ризыкларны чыгарып салсак, алар өчен зур сый булыр иде бу. Җимлек ясау авыр түгел, каты кәгазьле теләсә нинди тартма да ярый. Кошларны ашату бик...