23 октябрь 2015 яңалыклары
-
24 октябрьдә Кукмарада ярминкә була
24 октябрьдә Кукмараның Ленин урамындагы "Добреев" кибете һәм "Татнефтепродукт" ягулык салу станциясе арасындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелә. Башлана сәгать 7.00дә.
-
Хаҗи һәм хаҗияләр игътибарына
Кукмара поселогында яшәүче гомрә һәм олы хаҗ кылган кешеләрне барлау максатыннан, бу гамәлне кылган кешеләрнең 15 ноябрьгә кадәр (кичке сәгать алтыдан тугыз сәгатькә кадәр) түбәндәге телефоннарга хәбәр итүләре сорала: 2-73-50, 2-69-18. Искәрмә: вафат булган хаҗилар һәм хаҗияләр турында да мәгълүмат бирергә кирәк. Район мөхтәсибәте
-
Кукмаралылар көзге ярминкәләрдә теләп катнаша
Сыйфатлы һәм кулай бәягә авыл хуҗалыгы продукциясе сатып аласыгыз киләме?! Ярминкәгә рәхим итегез! Атна аралаш бистәбездә һәм башкаланың "Казан" агросәнәгать паркында районыбызның оешма-предприятиеләре, агрофирмалар, авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыклары катнашында ярминкәләр оештырыла. -Элек-электән бар халык ярминкәләрне зарыгып көтеп ала торган булган. Хәзер дә шулай ул. Сәүдә рәтләрендә ниләр...
-
Абый, ник эчәсең?
Көтеп алган җәйге ялларымда туган ягыма - Кукмарага кайттым. Бистәбез бик үзгәргән, матурланган. Туган йортым, балачак дусларым, якыннарым белән очрашкач, кәефләрем күтәрелеп китте, яшьлегемә кайткандай булдым. Ләкин бу озакка бармады, исерек абыемны күргәч, бөтенесе юкка чыкты. Ул шулчаклы үзгәргән: бер аек көне юк, якыннарын рәнҗетергә генә тора, хәтта хатынына да...
-
Ботакларны язын кисү яхшырак
Көз -җимеш агачларының ботакларын кисү өчен иң уңайлы вакыт, дип исәпли кайбер бакчачылар. Ник дисәң, яфраклар коелган, ботакларның зарарланган-корыган урыннары аерымачык күренеп тора. Әмма бу - ялгыш фикер. Көзге чорда карлыган, крыжовник, зелпе һәм үрмәләп үсүче җиләкләрнең ботакларын кисү генә ярый. Җимеш агачларының исә авыру яки сынган ботакларын гына алып...
-
Ноябрь башында өстәмә ике ял көне көтә
Ноябрь башындаТатарстан халкын өстәмә ике ял көне көтә. 4 һәм 6 ноябрь көннәре Татарстан Республикасында рәсми рәвештә эшләми торган бәйрәм көннәре дип игълан ителә. 3 һәм 5 ноябрьдә исә, бәйрәм алды көннәре булганлыктан, эш сәгатьләре бер сәгатькә кими. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге...
-
Зур Кукмарадан Илзирә Зарипова беренче каналдан баручы “Голос. Дети” шоу-программасының кастингында катнашты
-Беркөн телевизор карап утыра идем, беренче каналдан барган "Голос. Дети" шоу-программасына кастинг игълан ителүен күрдем. Катнашып, үземне сынап карыйм әле, дим. Анкета аша үзем белән кыскача таныштырып, җырларым тупланган аудиоязманы Интернет аша программаның сайтына җибәрдем. Зур Кукмара авылы кызы Илзирә Зарипова белән әңгәмәбез әнә шулай башланды. Унөч кенә яшь булса...
-
Гашура бәйрәме белән!
Бүген Гашура бәйрәме. Гашура - Пәйгамбәрләрне һәм Аллаһ илчеләрен искә алу көне. Бу көнне күп пәйгамбәрләр бәхетсезлекләрдән, төрле афәтләрдән котылып калган булганнар. Бер хәдистә язылганча, Гашура көнендә ураза тоту мөселманны үткәндәге һәм киләчәктәге гөнаһларыннан чистарта. Ә бу көнне бирелгән сәдака бөртеге өчен дә Аллаһы Тәгалә Ухуд тавы кадәр әҗер бирер,...