23 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Әдәбият-сәнгать сөючеләр игътибарына
"Хезмәт даны" газетасы каршында эшләп килүче "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең утырышы 29 сентябрьдә, сәгать 13.30да Кукмара үзәк китапханәсендә була. Рәхим итегез.
-
Ындыр табагында да урак өсте
Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк, дип юкка гына әйтелмәгәндер халык мәкалендә. Чөнки ашлык кайтып урнаштырылгач кына, игенчеләр җиңел сулап куя. Ындыр табагында эшләүчеләрнең дә табыннарыбызны икмәкле итүдә өлеше бик зур. Без дә быелгы байлык - алтын бөртекләр белән тулы сарайларны күреп кайтыйк, анда хезмәт куючыларның хәлләрен белик дип, "Урал" җәмгыятенең Өлге...
-
Кышка салат (рецепт)
Әзерләү өчен ниләр нирәк? 1әр килограмм фасоль, кишер, баллы борыч, 2,5 килограмм помидор, бер баш сарымсак, 300 миллилитр сыек май, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы.
-
Бетонболгаткычта 17 яшьлек үсмер үлгән
Фаҗига 21 сентябрьдә булган.
-
Фәнзилә Гаяз кызына багышланган бәет
"Бисмилләны әйтеп башлыйм Бу бәетнең башларын. Фәнзилә Гаяз кызына Мин аны багышладым. Иртән иртүк авыр хәбәр Ирештерделәр миңа: Сеңлең Миләүшә вафат бит, Уянмаган йокыдан. Һай Ходаем, нихәл итик, Ниләр булган соң сиңа? Туачак оныгың күрми, Китеп бардың мәңгегә. Авыр хәсрәт йөрәгемне Умырып кына алды. Кан басымым күтәрелде, Башларыма кан сауды....
-
Сездән - подписка, бездән - игътибар
2018 елның беренче ярты еллыгы өчен ташламалы бәядән "Хезмәт даны", "Трудовая слава" газеталарына язылучылар арасында 21 июльдән 6 сентябрьгә кадәр акция игълан иткән идек. Акция кагыйдәләре буенча анда кимендә 100 кеше катнашса гына ул үткәрелгән булып санала. Әллә җәйге һәм көзге мәшәкатьләр райондашларыбызны эшләреннән аера алмады, әллә әле киләсе елга...
-
Бер җылы сүз җитә сөенергә...
Быел 1 октябрь ике истәлекле датаны берләштерәчәк: өлкәннәр һәм укытучылар көне. Икесе дә безнең өчен кадерле. Әти-әниләребез алдында без гомер буе бурычлы, аларга яратуыбызны, рәхмәтебезне көн саен белдерсәк тә аз булыр. Ә 1 октябрь алдыннан тәбрикләү, рәхмәт сүзләрен "Хезмәт даны" газетасы аша җиткерә аласыз. Котлау бәясе нибары 350 сум(котлау тексты...
-
Кукмарада “Ак калфак” оешмасының утырышы узды (фото)
Районыбызның "Ак калфак" хатын-кызлар җәмгыятенең чираттагы утырышы булды. Татар Конгрессы оештырган форумга вәкил булып барган оешма җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина гаилә тәрбиясе, тел мәсьәләләре буенча бик эшлекле чыгыш ясады, форум эше белән таныштырды. Хатын-кызлар арасында оештырылган кул эшләре конкурсында җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре тапшырылды, эшләре республикакүләм күргәзмәләрдә урын алган кызларыбыз моңа һичшиксез...
-
Газаплы үкенеч (хикәя)
Ниһаять, ничә еллар зарыгып көткән ул шатлыклы көн килде! Илнар бу көнне ничә еллар түземсезләнеп көтте. Ашыйсы килгән ризыгын, аласы килгән киемен алмаса алмады, акчасын бөртекләп җыйса җыйды, үз теләгенә тәки иреште: яраткан, күптәннән кызыгып йөргән чит ил машинасын алды. Машинаның да ниндие әле?! Бик күпләрнең күзләрен кызыктырып, йөрәкләрен яндыра...
-
Кукмарада көзге ярминкә гөрләде (фото)
Кукмараның ярминкә мәйданында мәгариф учреждениеләренең көзге ярминкәсе үтте. Иртәнге якта көн бераз салкынча булуга карамастан, ярминкәгә халык бик күп килгән иде. Сәүдә рәтләрендә көзге муллыктан ниләр генә юк иде! Шулай ук күргәзмәләр дә күз явын алырлык. Кукмара балалар сәнгать мәктәбе һәм күппрофильле лицей укучылары бик матур концерт программасы әзерләгәннәр. Ярминкә...