Ындыр табагында да урак өсте
Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк, дип юкка гына әйтелмәгәндер халык мәкалендә. Чөнки ашлык кайтып урнаштырылгач кына, игенчеләр җиңел сулап куя. Ындыр табагында эшләүчеләрнең дә табыннарыбызны икмәкле итүдә өлеше бик зур. Без дә быелгы байлык - алтын бөртекләр белән тулы сарайларны күреп кайтыйк, анда хезмәт куючыларның хәлләрен белик дип, "Урал" җәмгыятенең Өлге...
Ашлык киптерү җайланмасы, трактор-машиналар тавышыннан ындыр табагы гөр килеп тора иде. Бөртеклеләрне җыеп аласы соңгы гектарлар калып барса да, басу-кырлардан ашлык олаулары кайту дәвам итә, дилбегәне бушатырга иртәрәк әле игенчеләргә.
-Быел кырчыларның эше тыгыз булды. Уракка соңрак төштек бит, уңыш мул, эш күләме зур, кыска вакыт аралыгында игеннәрне җыеп алырга кирәк. Көзге чәчү, җир сөрү кебек башка мөһим эшләрне дә күз уңыннан ычкындырырга ярамый, - диде хуҗалыкның агрономы Илназ Галәветдинов. - Тугыз комбайн сугуда, берсе игеннәрне егуда эшли, җиде КамАЗ ашлыкны амбарга ташып тора. Бер гектардан уртача 36,5 центнер уңыш чыга. Бүгенге көндә 200 гектарда язгы бодай калып бара, аннан соң кукурузга керешәчәкбез. Аның 463 гектарын - силоска салабыз, 221 гектарын орлыкка суктырачакбыз.
Алга китеп шуны әйтим, ураллылар көзге чәчүне төгәлләп тә куйганнар инде. Барлыгы 450 гектар мәйданның 50 гектарына - тритикале, 113 гектарына - бодай, калганына арыш чәчелгән. 3400 гектар җирнең 750 гектары туңга сөрелгән.
Язма белән тулысынча "Хезмәт даны" газетасында танышырга мөмкин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев