23 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Мәскәүдә көчле янгын: 8 янгын сүндерүче үлгән
Мәскәүнең көнчыгышында урнашкан пластик эшләнмәләр складында көчле янгын чыккан. Гадәттән тыш хәл белән көрәш алып баручы 8 янгын сүндерүченең үле гәүдәсе табылган. "Алардан хәбәр булмаса да, азакка кадәр яхшыга өметләндек, - дип җиткергән РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте. - Көчле янгын, югары температура, төтен аркасында алар бинадан чыга...
-
Зөлхәбирә кияү сайлый (шигырь)
Кияү булса, шундый булсын, Дәрәҗәсе югары. Чибәр булсын һәм дә озын, Мыеклары чорнаулы. Ни кушсаң да, эшли белсен, Булдыра алсын барысын. Эчмәсен дә, тартмасын да, Акчаны да көрәп алсын. Сугып егып, тартып алсын, Булсын ул шундый кыю. Зөлхәбирә нишләсә дә, Ирдән булмасын тыю. Сайлый торгач, Зөлхәбирә Иреште теләгенә. Шундый ир-ат...
-
Быел районда 25 Кәрим, 28 Сәйдә дөньяга килгән
Районыбызда быел нинди исемнәр популяр икән? -Без ай саен статистика алып барабыз, - диләр район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре. - Сабыйларга Самат, Әмир, Тимур, Искәндәр, Самир, Кәрим, Кирилл, Никита, Мурат, Сафия, Ясминә, Мәликә, Сәйдә, Камилә, Арина, Мария дигән исемнәр бик күп кушыла. Сирәк очрый торган исемнәр исә - Диас, Идрис, Сәйдәш,...
-
Кукмарада иртәгә заманча эстрада концерты була
Иртәгә, 24 сентябрьдә, Җиңү Паркы каршындагы мәйданда заманча эстрада концерты була. Программада: җырчы Рәдиф Кашапов һәм "ОSCAR" с7с5 музыкаль төркемнәре чыгышлары. Башлана сәг. 14.00дә. Рәхим итегез!
-
Яшь ана дүрт айлык баласын кыйнаган: сабый реанимациядә
Кыйнау очрагы буенча хокук саклау органнары тикшерү үткәрә. (Казан, 23 сентябрь, "Татар-информ", Светлана Белова). Казанда 20 яшьлек ана дүрт айлык баласын кыйнаган, дип хәбәр итте "Татар-инфом"га хокук саклау органнарындагы чыганак. Җәрәхәтләнгән малай Республика балалар клиник хастаханәсенә салынган, ул реанимация бүлегендә. Чыганак мәгълүматына караганда, ана кеше исерек булган. Хәзерге вакытта хокук...
-
Кукмара егетләре яшь комбайнчылар бәйгесендә катнаша
"Тойма" җәмгыяте хезмәткәрләре Рафис һәм Ришат Шакирҗановлар 22-23 сентябрьдә Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы базасында узучы "Хезмәт кешесен данлыйбыз" дигән яшь комбайнчылар бәйгесендә катнашалар. Егетләргә уңышлар телибез.
-
Район эчке эшләр бүлеге начальнигы шәхси эшмәкәрләр белән очрашты
Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев үз чыгышында ялган юл белән акча үзләштерүчеләр турында сөйләде. Мошенниклар, алдауның яңадан-яңа юлларын уйлап табып, банк карталары ярдәмендә гражданнарны үз тозакларына эләктерәләр. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе кырыгалдарларның корбаны булган кукмаралыларны мисал итеп китерде. Җитәкче мошенникларның эшмәкәрләргә базар бәясеннән очсызрак хакка товар тәкъдим...
-
Юбилейга татарча котлаулар
Бакча эшләре тәмамланды, хәзер исә бер-бер артлы бәйрәмнәр чоры башлана. Рәсми бәйрәмнәр арасында юбилейлар да булып тора - җитешеп кенә өлгер. Мәҗлестә сүзгә кесәгә керү килешми, бәйрәм табыннарында бигрәк тә. Шпаргалкаң булса, вакытыңны да сарыф итмисең, башыңны да авырттырмыйсың. Шул уңайдан сезгә юбилярларны котлар өчен теләкләрне әзерләргә булышырга булдык. 50...
-
Кукмарага турист килсә...
Шәһәрдән дус хатын кунакка кайткач, тау башына җиләккә мендек. Биеклектән ачылган манзараны күреп, кунагыбыз "ах" итте: -Нинди матур җирдә яшисез! Ә һавасын сулап туймаслык! Санаторийларга барып йөрисегез дә юк, - дип, түбәндә җәйрәп яткан Кукмараны, тасмадай ялтыраган юлларны, офыкларга тоташкан басу-кырларны, тал-тирәкләргә күмелгән Нурминкә ярларын күзәтеп, озак кына басып торды....
-
Законсыз аракы сатучыны әйт – акчалата бүләк от!
Татарстанда ялган аракыга каршы көрәш дәвам итә. Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре "суррогат" сатучыларны аулап кына тора. Шулай ук рөхсәтсез урында сату итүче, сәүдәгә махсус кәгазе булмаган эшмәкәрләр дә күз уңыннан читтә калмый. Планнан тыш һәм административ тикшерүләр, хокук саклау органнары белән берлектә уздырылган рейдлар кармагына исерткеч эчемлекләр сатуның ялган...