23 апрель 2017 яңалыклары
-
"Тынычлап яшәр идем": 92 яшьлек әби улын юләрләр йортына озатырга тели
Газетабызның даими укучысы 92 яшьлек Кәримә әби (үз үтенече буенча исемен үзгәртеп язам) редакциябезгә ярдәм сорап шалтыратты. «Улымны хастаханәгә урнаштырырга булышыгыз әле! Түзәр чамам калмады», - дип башлады ул сүзен. Баласына бер-бер хәл булгандыр дисәм, әби, бер көн булса да тынычлап яшәр идем, дип, улын юләрләр йортына озатырга тели икән....
-
Бүген Мигъраҗ кичәсе: Мөхәммәд Пәйгамбәр с.г.в. тормышындагы иң олуг могҗиза булган көн
Бер хәдистә әйтелгәнчә: "Рәҗәб аен Аллаһ Тәгалә - минем аем, диде. Бу айны хөрмәтләгән адәмнәрне Ул да бу һәм ахирәт дөньясында хөрмәтләячәк". Рәҗәб аеның соңгы көннәренең берсе Мигъраҗ кичәсе белән бизәлгән. Мигъраҗ - күккә ашу дигәнне аңлата һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. тормышында иң олуг могҗиза булып тора. Рәҗәб аеның...
-
Поч.Сутерда “Чеберина – 2017” бәйгесе узды (фото)
Поч.Сутер авылы клубында удмурт чибәрләре бәйгесе - "Чеберина - 2017" конкурсы узды. Бәйгедә катнашучы кызларның артистлык һәм башкару осталыклары, сәхнә культурасы, милли киемнәре, иҗади сәләтләре, удмурт халкының тарихын һәм гореф-гадәтләрен белүләре, милли ризык әзерләү осталыклары исәпкә алынды. Конкурста Иске Оча авылыннан Регина Кошкина җиңүче дип танылды. Фото "Наш Кукмор"дан
-
Зур Кукмарада сугыш ветераннарының тол хатыннарына күчтәнәчләр тапшырылды (фото)
Зур Кукмара җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев сугыш ветераннарының тол калган хатыннарының хәлен белде. Әминә Бариева һәм Мөхания Низамгалиевага республика җитәкчелегеннән азык-төлек салынган күчтәнәчләр тапшырылды.
-
Зур Кукмара мәктәбе укучылары өмәгә чыкты (фото)
#ЭКОяз2017 санитар-экологик икеайлыгы кысаларында Зур Кукмара мәктәбе укучылары өмәгә чыкты һәм мәктәп территориясен җыештырды. Лилия Нургалиева фотолары
-
Олыяз җирлеге башлыгы республика конкурсында лауреат булды
"Муниципаль идарә сферасында иң яхшы хезмәткәр" дигән республика конкурсында "Иң яхшы авыл, шәһәр муниципаль берәмлек җитәкчесе - номинациясендә Олыяз авыл җирлеге башлыгы Маликов Рамил Фәйзелхак улы лауреат булды, диплом, акчалата премия белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Урамда калган Алинә Сафиуллина яңа фатиры өчен күпме түли?
21 апрельдә Алинә Сафиуллина туган көнен билгеләп үтте. Бу уңайдан җырчы үзенә зур бүләк ясаган: Казанда фатир алган! //Tatar Today// «Ирем белән аерылышкач, улым Нариман белән Теләчегә әти-әни йортына кайтырга мәҗбүр булдык. Тик минем хыялым - Казанда яшәү. Шуңа күрә башкалада фатир алырга тәвәкәлләдем. Хатын-кыз утта да янмый, суда да...
-
Бавырдан деликатес
Кайбер хуҗабикәләр бавырны әзерләгәндә нинди генә рецептлар кулланмыйлар, чөнки ул тәмле генә түгел, ә бик файдалы да. Әлеге ризыкны табынга кую өчен тагын бер рецепт тәкъдим итәбез. Бавырны яхшылап юып (берничә мәртәбә кайнап торган су белән чайкарга да мөмкин), ярысыннан чистартып, кисәкләргә турыйбыз да, 15-20 минутка сөткә салып торабыз. Аннан...
-
Тиздән 70тән артык Кукмара егете солдат булачак
Хәрби комиссариатларда язгы чакырылыш кампаниясе бара. Медицина тикшеренүе узып, сау-сәламәт дип табылган 70тән артык райондашыбыз да тиздән солдат булачак. Район хәрби комиссары Равил Гафиев сүзләренә караганда, беренче төркем 18 апрельдә инде юлга кузгалган. Әлеге төркемдәге 7 егетебез Пенза, Брянск өлкәсе, Ерак Көнчыгыш һәм Казандагы хәрби частьләргә җибәреләчәкләр.
-
Урам ямен иске автобуслар боза
Миңа 91 яшь, әле дә тормыштагы һәр нәрсә белән кызыксынып яшим. Менә Кукмарабыз да шәһәр статусы алды. Ул моңа бик лаек. Урамнары елдан-ел төзекләнә, җәен чәчәккә күмелә, тротуарлар ясала. Урам тутырып чапкан машиналар да берсеннән-берсе затлы. Шушы күркәм күренешне бер генә нәрсә боза: поселок буенча йөрүче автобуслар бик иске, кайберләре...
-
Кукмара полициясе тәмәкечеләрне “ау”лый
Тартып күрсәтә дә соң бу тәмәкечеләр! Кайбер күпкатлы йортларның подъездларындагы зәп-зәңгәр төтенгә балта "элеп" куярлык, валлаһи. Үзләре генә агуланса бер хәл, тирә-юньдәгеләрнең дә сәламәтлеген зарарлый бит әле алар. Шушы көннәрдә район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары Илнур Корбангалиев, Алексей Трошев һәм полициядә стажерлык узучы Ришат Гәрәевлар белән берлектә оештырылган рейд...