22 декабрь 2015 яңалыклары
-
Район Мәдәният йортында таныштыру клубы эшли
Бәхетеңне читтән эзләмә, дигән өлкәннәр. Әлеге гыйбарә нәкъ менә гаилә корырга өлгермәгән егетләр һәм кызларга, парсыз көе гомер көзенә якынлашучы ялгызакларга кагыла кебек. Тормыш юлыннан бергә атлардай якын кешегез күрше авылда яисә күрше урамда гына яшидер. Сезнең турыда уйлап йөрсә дә, хисләрен ачып салырга, яратуын белдерергә кыюлыгы җитмидер. Ә бәлки,...
-
Зур Сәрдектә “Дин ислам” мәчетенең имам-хатыйбы вәгазь укыячак
25 декабрьдә, 18.00 сәгатьтә Зур Сәрдек авылының югары оч мәчетендә Казан шәһәренең "Дин ислам" мәчетенең имам-хатыйбы Инсаф Ибәтуллинның вәгазе була. Рәхим итегез!
-
Яңа ел каникуллары вакытында Кукмара туган якны өйрәнү музеенда күптөрле чаралар узачак
Программада: 1.Төрле әкият геройлары белән музей буенча Яңа ел экскурсиясе 2.Балалар белән мастер-класс ("Яңа ел веноклары", "Бәхет дагасы", кар бөртекләре кисү, рәсемнәр буяу) 3.Яңа ел һәм елка уенчыкларыннан күргәзмә 4."Теләкләр стенасы" 5."Әкият ишегалды" 6.Кечкенәләр өчен Яңа ел мультфильмнары. Яңа ел каникуллары чорында музейның эш графигы: 28-31 декабрь, 4-6, 8-9 гыйнварда...
-
Балалар бакчасы өчен түләү 1 гыйнвардан күпмегә кыйммәтләнә?
Киләсе елның гыйварыннан балалар бакчаларында бәяләр артачагын әти-әниләрнең күпчелеге белми әле. Белгәннәре, билгеле, әлеге яңалыкка сөенми. Шулай да чыгымнар кесәгә сизелерлек сугармы? Соңгы вакытта нарасыйларын бакчага йөрткән әти-әниләр Яңа елны әнә шундый "күчтәнәч" белән каршы ала. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, түләүләрнең артуы мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын...
-
Никахтан кайтып килүче егетнең юлда гомере өзелгән (+фото)
Юл-транспорт һәлакәтендә гомере өзелгән 26 яшьлек егетне бүген җирлиләр. Фаҗига 20 декабрь көнне Башкортостанның Кушнаренко районында була. Юлда Татарстаннан килгән МАЗ машинасы Lexus белән бәрелешә. Егет никахтан кайтып барган, озакламый ул туй уздырырга җыенган булган. ЮХИДИ хезмәткәрләре белдергәнчә, егет алдагы машинаны узарга каршы юлга чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән....
-
Мактаулы якташыбыз
Тормыш шулай яратылган: кешеләр еш кына туган якларыннан читкә китәләр. Берәүләрне - романтика, икенчеләрне үзләрен яңа җирдә сынап карау теләге тарта. Рәмзия Зарипова да, 1981 елда Кукмара мәктәбен тәмамлаганнан соң, Удмуртиягә юл тота. Анда үзенең тормыш юлдашы Рофинат Уразбахтинны очрата. Шунда, Удмуртиядә, аларның балалары туа. Рәмзия республиканың иң матур урыны...
-
Жанна Фрискеның гаиләле дусты үзен нәни Платонның әтисе дип белдерде
Жанна Фрискеның яман шештән авырып гомере өзелүгә ярты ел булды. Шул кыска вакыт эчендә генә дә аның гаиләсендәге ызгыш-талашка, гаугага күнегеп килә башладык кебек. Башта гаиләдә җырчыдан калган мирасны һәм кечкенә Платонны бүлешергә керештеләр. Мирас өчен барган көрәшкә хәтта Русфонд оешмасы да кушылды. Хәйрия фонды нотариуска гаризаны 14 декабрьдә үк...
-
Ерткычлардан да ник мәрхәмәтсез сез, кешеләр!
Бертуганымның улы туды. Киленебезне каршы алырга бала тудыру йортына бардык. Үзенә күрә бер бәйрәм инде, күңелле. Бөтенебездән бигрәк, Айгөл шатлана. Ул, баласын күтәргән килеш, миңа таба килде дә: «Беләсеңме, Рузилә, әниләрнең дә төрлесе бар икән», - диде. Әйе, бала табып та, ана хокукыннан мәхрүм ителгән, сабые туу белән, аны чит-ятларның...
-
Зур Сәрдектә "Туган як бизәкләре" дигән бәйрәм узды (+Фоторепортаж)
Зур Сәрдек авыл җирлегендә оештырылган "Ак калфак" хатын-кызлар җәмгыяте җирлектәге һөнәр осталарына багышланган "Туган як бизәкләре" исемле бәйрәм кичәсе уздырды. Мәдәният йортының фойесында тезелеп киткән кул осталары күргәзмәсендә җирлекнең һәр балалар бакчасы, башлангыч мәктәбе һәм гимназиясе катнашты. Аерым осталарның эшләре дә искиткеч иде. Бәйрәмгә чакырылган махсус кунаклар: "Ак калфак" Бөтендөнья...