22 июль 2013 яңалыклары
-
Кукмарада яңгыр яуды
Районыбызда яңгырның инде күптәннән булганы юк иде. Кайвакыт болыт кисәге күренә үзе, әмма тиз арада таралып юкка чыга. Бүгенгесе рәхәтләнеп ярты сәгать тирәсе яуды. Тузаннар басылгач, сулыш алулары рәхәт тә соң! Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 23 июльдә, аз болытлы һава, температура исә 21 градус җылы булыр, дип көтелә. Атмосфера...
-
Лубянда юл фаҗигасендә 52 яшьлек ир һәлак була
Кичә, 21 июльдә, кичке сәгать бишләр тирәсендә районыбызның Лубян авылында юл фаҗигасе булды. Ленин урамындагы 22 йорт каршында ВАЗ-21121 автомобиле шоферы - 34 яшьлек ир-егет - тиешле тизлекне сакламау нәтиҗәсендә иң элек дамба кырындагы корылмаларга килеп бәрелә , шуннан соң юлга әйләнеп каплана. Һәлакәттә руль артына утыручы төрле тән җәрәхәтләре...
-
Зур Кукмарадагы зәңгәр ләмнән район халкы дәва таба
Ак болытларга үрелгән мәгърур тау итәгендә урнашкан ул Зур Кукмара авылы. Яшел чирәмле тау битендә халык җир җиләге җыя, мал-туарын арканлый, чыгарылыш укучылары тау башында таңны каршылыйлар. Кайберәүләрне бирегә тирә-юньдәге матурлык белән очар кош биеклегеннән хозурлану теләге тарта. Гомумән, тау - биредәге яшәешнең аерылгысыз бер өлеше. Үткән гасырларда бу урыннарда...
-
Кукмара балалар китапханәсендә күргәзмә эшли башлый
26 июльдә Кукмара балалар китапханәсендә рус халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе, журналист, публицист Владимир Короленконың тууына 160 ел тулу уңаеннан "Русларның рухи хәзинәсе хуҗасы" дигән китап күргәзмәсе эшли башлаячак. Әлеге күргәзмәдә катнашучы балалар шулай ук Короленконың тормыш юлы һәм иҗаты турындагы кызыклы әңгәмәдә дә катнаша ала. фото: http://book-blog2-library.ru
-
Элеваторга яңа уңыш төялгән беренче олаулар килде (+фото)
Бүген элеваторга Бөр, Кукмара, Дружба, Әсәнбаш, Тукай, Яңа Тормыш агрофирмаларыннан яңа уңыш төялгән беренче олаулар килде. Тантаналы чарада район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашты һәм игенчеләргә үзенең тәбрикләүләрен җиткерде. Олаулар ишле булсын! Тулырак язманы "Хезмәт даны" газетасының чәршәмбе саныннан укырга мөмкин булачак. Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотолары
-
Быел Өркеш авыл җирлегендә өч пар гаилә корган
Быел Өркеш авылы җирлегендә өч пар яңа гаилә корган, алар: Гаязетдиновлар, Исламовлар, Гыйләҗетдиновлар. Шулай ук биредә бергә яши башлауларына 25, 30, 40, 55 ел тулуын билгеләп узучы 12 гаилә бар. Өркеш авылы җирлегенә биш авыл карый: Югары Арбаш, Түбән Арбаш, Хәсәновка, Октябрино һәм Өркеш. фото: http://forum.forumok.ru
-
Кукмараның приют балалары индеецлар булып яшәп карады
"Кояшкай" социаль приютында "Индеец көне" узды. Бу көнне балалар әлеге этнотөркем халкының милли киемнәрен киеп, шулар кебек бер көн яшәп карадылар. Чара вакытында кызыклы уеннар, концерт программасы, әңгәмәләр оештырылды. Кызыклы викториналар ярдәмендә тәрбияләнүчеләр үз белемнәрен дә сынап карады. "Индеец көне" тәм-томнардан торган табын артында чәй эчүләр белән үрелеп барды. "Кояшкай"...
-
"Ахырзаман" фильмын монтажлый башладылар
"Мәхмүдфильм" киностудиясе май аенда төшерә башлаган "Ахырзаман" фильмын төшерүен тәмамлап, аны монтажлауга кереште. Хәзер төшерү группасы Мәхмүд Заһидиның "Әче балан" дигән әсәре буенча яңа фильм эшләүгә тотынган. Искәртеп узабыз, әлеге фильмнарның барысы да Кукмара җирлегендә төшерелә һәм биредәге барлык катнашучылар да кукмаралылар. Фильмнарның баш режиссеры - Фәнис Камал, продюссеры -...