22 июнь 2017 яңалыклары
-
"Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев вафат
Аңа 66 яшь иде.
-
Ураза гаетен каршылыйбыз: фитыр сәдакасын мәчетләргә бирергә ярыймы һәм бу бәйрәмдә таба исе чыгару мәҗбүриме?
25 июньдә барча мөэмин-мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итәчәк. Рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, гайбәтләрдән, начар гамәлләрдән, нәфестән тыелырга, мөмкин кадәр күбрәк игелек кылырга өйрәтте, сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде. Изге рамазан аенда үзебезнең рухыбызны пакьләп, Раббыбызга якынайдык. Аның каршындагы изге бурычыбызны үтәп, рухи канәгатьлеккә ирешә алдык. Ураза гаете...
-
Илфак Шиһапов турында Назгөл: «Көне-төне языштык, бер тапкыр да күрешмәдек” (Ачык хат)
Күренекле журналист, продюсер Илфак Шиһаповның безнең арадан китүенә бер ай була. Ул Рамазан аеның өченче көнендә - 30 майда вафат булган иде. Шушы бер ай эчендә Илфак телләрдән төшмәде. Радио-телевидение тапшыруларын аңа багышладылар, ифтар мәҗлесләрендә дә искә алдылар. Илфак Шиһаповның "Вконтакте" битен күзәтеп баручылар белә, ул еш кына диварына бер...
-
Коррупциягә каршы көрәш буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде
Анда район башлыгы урынбасары Равия Каримуллинаның агымдагы елда коррупциягә каршы тору законнарының үтәлешенә күзәтчелек итү нәтиҗәләре турында чыгышы тыңланды. Шулай ук район прокуроры Ришат Шакиров коррупциягә каршы тору өлкәсендәге законлылык торышы турында чыгыш ясады, район Советы аппараты җитәкчесе Резедә Гаянова гражданнарның гаризаларын һәм мөрәҗәгатьләрен аларда коррупция фактлары турында мәгълүмат булуга...
-
“Спорт - наркотикларга каршы” рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында район Эчке эшләр бүлеге "Спорт - наркотикларга каршы" дип аталган балалар иҗаты конкурсы игълан иткән иде. Конкурста мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең рәсемнәре катнашты. Шушы көннәрдә бәйгегә нәтиҗә ясалды. Призлы урын алучылар менә кемнәр: 1 урын - Алинә Минвәлиева 2 урын - Тимур Гыйльметдинов 3 урын...
-
Кукмаралылар Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп узды (фоторепортаж)
Бүген, 22 июньдә, Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. 1941 елның 22 июнендә, иртәнге сәгать дүрттә немец гаскәрләре илебез чикләрен бәреп керә. Бөек Ватан сугышы башлана. 1418 көн һәм төн барган сугышта бик күп солдатлар яу кырында ятып кала, югалтулар миллионнар белән исәпләнә. Кукмараның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда Хәтер...
-
Район Советында түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде (фото)
Терроризмга каршы көрәш комиссиясе әгъзалары һәм төрле конфессия вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Анда районда терроризм һәм экстремизмны кисәтү, төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәүләрен тәэмин итү, кешеләрнең үз-үзләренә кул салу очракларына юл куймау, бу юнәлештә тәрбия эшен көчәйтү һәм башка мәсьәләләр турында сөйләшенде.
-
Кукмарада утырыш узды
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең район җирле бүлеге политсоветының чираттагы утырышы үткәрелде. Анда 2017 елның 10 сентябрендә булачак сайлауларга хәзерлек мәсьәләләре каралды.
-
"Инвожо" Халыкара бәйгедә грантка ия булды (фото)
Ансамбль Сочида узачак "Халык чыганаклары" Халыкара конкурсында катнашачак Казанда "Платформа" милли мәдәният, фольклор һәм заманча сәнгать Халыкара конкурсы узды. 500гә якын катнашучы арасында районыбызның Геннадий Әхмәтов җитәкчелегендә уңышлы гына эшләп килүче "Инвожо" халык фольклор ансамбле дә бар иде. Бәйге нәтиҗәләре буенча ансамбль "Халык һәм фольклор йолаларын саклаган өчен" дигән махсус...
-
Алсу һәм Азат Фазлыевларны Төркиядә кунакханәдән куып чыгара язганнар
Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаилә белән Төркиядә ял итә. - Янәшәдә урнашкан кунакханәдә Казан фотографы Энҗе Сәгъдиева ял итә иде. Профессионал фотографны очраткач, Энҗене үзебезнең кунакханәгә фотосессиягә чакырдык. Безнең гаиләне төшергәннән соң, мин кунакханәгә кереп киттем. Янәсе комачауламыйм. Энҗе Замирә Рәҗәпова гаиләсен төшергәндә, җирле фотографлар безнекеләргә бәйләнә башлаган. Имеш, чит...
-
"Кайнар линия" телефоны эшли
Ялган аракы яки спиртлы эчемлекләрне сату очраклары турында хәбәр итү өчен "Кайнар линия" телефоны номерлары: 2-60-57, 2-69-70.
-
Бала җанлы балачак (фото)
Зур Кукмара мәдәният йорты каршында "Бала җанлы балачак" дигән кичә үтте. Бәйрәмдә балалар үзләренең матур җырларын җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр. "Күңелле старт" уенында бик теләп катнаштылар, асфальтка матур һәм эчтәлекле рәсемнәр ясадылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Балаларга истәлек бүләкләре тапшырылды, дип хәбәр итте Зур Кукмара авылы китапханәчесе Гөлнур Хаҗиева.
-
Кукмара полициясенә ришвәт бирергә теләгән исерек шоферга суд карары чыгарылган
Кукмара җәмәгать суды 50 яшьлек Киров өлкәсе кешесен Россия Җинаятьләр Кодексының административ җәзага тартылган зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм ришвәт бирергә омтылу маддәләре буенча гаепле дип таныды, дип хәбәр итә район Эчке эшләр бүлеге сайты. 18 гыйнварда исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган шофер Күкшел юлында полиция...
-
Жанна Фрискеның әти-әнисе хәйрия фондына 21 миллион сум акча кайтарырга тиеш
Җырчы Жанна Фрискеның әти-әнисе "Русфонд" дәгъвасы буенча 21 миллион сум кайтару турындагы суд карарына апелляция гаризасы биргән. Бу хакта Мәскәүнең Беренче май район суды матбугат сәркатибе хәбәренә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Искәртеп үтик, элек суд җырчының әти-әнисенә дәвалауга тотылмаган акчаларны кире кайтару карарын чыгарган иде. Сүз 21,6 миллион...
-
Кукмараның “Урал” җәмгыятендә күпьеллык үләннәрне печәнгә һәм сенажга чабуга керешкәннәр
Район буенча барлыгы 24589 тонна печән, 135300 тонна сенаж әзерләү планлаштырыла.