22 февраль 2017 яңалыклары
-
Манзарас мәктәбенә бер төркем кунаклар килде (фото)
"Хәтер маршы - 2017" акциясе кысаларында Манзарас мәктәбендә түгәрәк өстәл уздырылды. Анда мәктәп музее мөдирләре, Кукмара төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре, мәктәптән тыш эшләр үзәге белгечләре катнашты. Чара "Форпост" хәрәкәте егет-кызларының чыгышы белән башланды. 11 сыйныф укучылары мәктәп музеена экскурсия оештырдылар. Чара түгәрәк өстәл артында әңгәмә рәвешендә дәвам итте.
-
Элвин Грей беренче гонорарына нәрсә сатып алган?
«Элвин Грей концертына барсаң, ел буена җитәрлек дәрт-дәрман, күтәренке кәеф аласың» дигән сүзләрне соңгы арада еш ишетергә туры килгәнгә, аның иҗаты белән якынанрак танышу теләге туды. Уңай форсат та чыгып тора: җырчы шушы көннәрдә Башкортстанның Октябрьский шәһәренә концерт белән килде. ... Концерт көнне музыка колледжы бинасы халык белән шыгрым тулы...
-
"Августка хәтле аралаштык. Хәзер трубканы алмый, sms-хәбәрләргә җавап бирми"
Илсөя белән Илфак 13 ел буе "әнисе", "әтисе" дип гөрләшеп яшәде, шуңа күпләр аерылышуларына ышанмады да. Бу көннәрдә аларның эше судка хәтле барып җитте. "Ирек мәйданы" газетасы хәлләрен үзләреннән сорашкан. Илфак Шиһапов: - Әйе, суд юлын таптадым. Моңа хәтле гомердә дә судта йөргән кеше түгел идем, - ди Илфак Шиһапов....
-
ЮХИДИдә “Бердәм кабул итү” көне үтте (фото)
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә "Бердәм кабул итү" көне узды. ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов сүзләренә караганда, шоферларга Дәүләт хезмәтләр порталында теркәлү тәртибе, ЮХИДИ идарәсе тарафыннан тәкъдим ителүче хезмәтләр турында мәгълүмат бирелгән, автомототранспортны теркәү өчен нинди документлар кирәк булуы аңлатылган. Кабул итүдә катнашучыларга транспортны теркәгән вакытта дәүләт пошлинасы өчен түләүгә...
-
Район газетасы аша гүзәл затларга бәйрәм котлавы юллый аласыз
23 февраль бәйрәменнән соң 8 Март килүен онытмагыз. Иң якын кешеләрегезне - әниегезне, тормыш иптәшегезне, апа-сеңелләрегезне, кыз балаларыгызны, хезмәттәшләрегезне "Хезмәт даны" газетасы аша котлаудан да зуррак, кадерлерәк бүләк таба алмассыз. Әлбәттә, хатын-кызлар өчен дә әнисен, кайнанасын, кыз туганнарын котларга менә дигән форсат бу. Кибеттән 350 сумга бүләк таба алмассыз, ә...
-
Район башлыгы Кукмара гимназиясендә 23 февральгә багышланган чарада катнашты (фотолар)
Иртәгә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Бәйрәм уңаеннан белем йортларында төрле чаралар үтә. Кукмара беренче гимназиясендә узган патриотик кичә сугышчан интернационалистларга багышланган иде. Анда район башлыгы Сергей Димитриев, район хәрби комиссары Равил Гафиев, инвалидлар җәмгыяте рәисе Равил Нигъмәтҗанов, Әфган сугышында катнашкан якташларыбыз чакырылган иде. Чара чыгышлар белән үрелеп барды....
-
"Ак Барс" банкы үзенә карата мәгълүмати һөҗүмнәр баруы хакында хәбәр итә
Россия Үзәк Банкы ялган мәгълүмат таралуы турында кисәтте. (Казан, 22 февраль, "Татар-информ"). "АК БАРС" акционерлык җәмгыяте үзенә карата мәгълүмати һөҗүмнәр баруы турында Россия Банкына хәбәр иткән. Кредит-финанс өлкәсендәге компьютер һөҗүмнәре турында мониторинг һәм тәэсир Үзәге белешмәләренә караганда, кредит оешмаларына мәгълүмати һөҗүмнәр күбәя бара. Россия Банкы вазгыятьне игътибар белән күзәтә, дип...
-
“Бер мизгелдә ике улларын югалттылар”
Тәкъдиргә язылганнан узып булмый, диләр. Шулай булмаса, Казанда яшәүче Нурия һәм Шәйдулла Бикмөхәммәтовлар бер мизгелдә ике улларын югалтмас иде. 18 февраль көнне Бикмөхәммәтовлар, гаилә башлыгы Шәйдулла абый, хатыны Нурия апа, 29 яшьлек уллары Руслан, киленнәре Динара һәм 9 яшьлек төпчек уллары Рафаэль Сабага - җиңгиләренең юбилеена (Шәйдулланың абыйсы Закирҗанның хатыны)...
-
КИРЕ БОРЫЛМАМ
Юллар, юллар... Торам юл чатында. Кайсысыннан китсәм ялгышмам. Кайсы миңа бәхет вәгъдә итәр, Кайсы алып калыр ялгыштан. Юллар, юллар... Авырлары булса, Йөзем чытып кире борылмам. Безнең халык батырлыгы белән Җырлап яши борын-борыннан. Мин дә китәм шулар юлыннан. 1971
-
Олыяз урта мәктәбендә Рәдис Хәйруллин истәлегенә волейбол буенча район турниры үткәрелә
24 февральдә Олыяз урта мәктәбе спорт залында ир-егетләр командалары арасында Рәдис Хәйруллин истәлегенә волейбол буенча район турниры үткәрелә. Башлана 9 сәгатьтә.