ЮХИДИдә “Бердәм кабул итү” көне үтте (фото)
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә "Бердәм кабул итү" көне узды. ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов сүзләренә караганда, шоферларга Дәүләт хезмәтләр порталында теркәлү тәртибе, ЮХИДИ идарәсе тарафыннан тәкъдим ителүче хезмәтләр турында мәгълүмат бирелгән, автомототранспортны теркәү өчен нинди документлар кирәк булуы аңлатылган. Кабул итүдә катнашучыларга транспортны теркәгән вакытта дәүләт пошлинасы өчен түләүгә...
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә "Бердәм кабул итү" көне узды. ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов сүзләренә караганда, шоферларга Дәүләт хезмәтләр порталында теркәлү тәртибе, ЮХИДИ идарәсе тарафыннан тәкъдим ителүче хезмәтләр турында мәгълүмат бирелгән, автомототранспортны теркәү өчен нинди документлар кирәк булуы аңлатылган. Кабул итүдә катнашучыларга транспортны теркәгән вакытта дәүләт пошлинасы өчен түләүгә 2017 елның 1 февраленнән 30 процентлы ташлама ясалуы хакында да аңлатма бирелгән. Шулай ук халыкка административ штрафларны түләү турында карарларны электрон адресларга җибәрү хезмәте турында да сөйләнелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев