21 август 2013 яңалыклары
-
Яшьләр колагына! (шигырь)
Бәхетле яшәргә Һәркемнең хакы бар, Булса да бу юллар Артык киң яки тар. Көтмәгәндә килә Бу дөнья ачысы. Табылмый кайвакыт Чишелеш ачкычы. Һичкемнең хакы юк Язмышта уйнарга, Ышанып бирелгән Ул синең кулларга. Гаилә бәхете Ир белән хатыннан, Чиратлап килми ул Һичкемнең артыннан. Парлашып, киңәшеп, Гел бергә булыгыз. Булганы җитә дип,...
-
Район мәктәпләренә эшкә 9 яшь укытучы кайткан
Кукмара өченче урта мәктәбендә яшь укытучыларның семинары узды. Анда 40лап мөгаллим чакырылган иде. Төрле уку йортларын тәмамлап, быел беренче тапкыр укытучы буларак мәктәп бусагасын атлаучылар исә - тугыз. Бу хакта безгә районның яшь укытучылар оешмасы җитәкчесе Илназ Хөрәмшин хәбәр итте. -Очрашып-сөйләшүнең беренче өлешендә төрле темаларга докладлар тыңланды. Дәресләрдә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр...
-
Чуллы авылындагы метеостанция Кукмарадагы һава торышын билгели
Кукмара районында аяз һава, температура плюс 32 градус, җил көньяктан, 15 метр/секунд тизлектә. Атмосфера басымы терекөмеш баганасының 750 миллиметрын тәшкил итә. Дымлылык 65 процент... Тагын 3 сәгатьтән Кукмарада нинди һава торышы булачак? Моны белү өчен без Чуллы авылы янында сафка баскан автоматик метеорология станциясенә юл тоттык... Әлеге метеостанциянең Туембаш җирлегенә...
-
Кукмарада котельныйлар ягу сезонына әзер
Ягу сезоны башланырга иртә әле. Әмма Россиядә кыш, гадәттәгечә, көтмәгәндә, ягулык системаларын, котельныйларны җан-фәрман ремонлаганда башлана да, бар халыкның кәефен боза. Кукмара "Инженерлык челтәре" оешмасы карамагындагы ун квартал котельные булып, шуларның өчесендә (Ленин урамы, 24; Тимер юл урамы, 18; Степан Разин урамы, 79) ремонт эшләре тәмамланган, байтак кына җирдә җылылык...
-
Кукмаралылар бәрәңге уңышының начар булуыннан зарлана
Кайбер шәхси хуҗалыкларда бәрәңге алуга керештеләр инде. Уңыш мактанырлык түгел: кемдер, сабакларның "котырып" үсеп тә, бәрәңге урынына коры тамыр гына булуыннан зарлана, кемдер бер төптән бер-ике генә бүлбе чыга, анысы да вак яисә эсседән йомшарып "пешкән", ди. Икенче берәүләрнең бакчаларында бәрәңге сабаклары корып ук беткән. Сатып алмыйча булмас, кайдан, нинди...
-
Туембаш мәктәбендә капиталь ремонт ахырына якынлаша
Район советы рәисе урынбасары Равия Кәримуллина җитәкчелегендәге комиссия Туембаш, Күкшел авыллары җирлекләрендәге балаларга белем һәм тәрбия бирү учреждениеләренең һәм башка социаль объектларның торышын тикшерде. Туембаш мәктәбендә капиталь ремонт эшләре ахырына якынлаша. Бүгенге көндә төзүчеләр бинаның эчке ягында бизәү эшләре, тышкы яктан стенаны металлосайдинг белән тышлау белән мәшгуль. Берүк вакытта мәктәп...
-
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә районыбызда 98 балага мәктәп сумкалары тапшырылды (+фото)
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясен уздыру соңгы елларда матур традициягә әйләнде. Райондашларыбыз, җитәкчеләр, оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр быел да акциядән читтә калмыйча, әлеге чарада үз өлешләрен керттеләр. Хәйрия акчасына авыр тормыш хәлендә калып, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикләнгән 98 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар тапшырылды. Букчага уку әсбаплары...