Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкиле гражданнарны кабул итте
Башкала кунагы «Инженерлык челтәре» оешмасында, «Экосервис» оешмасының полигон территориясендә булды, чистарту корылмаларының эшчәнлеге белән кызыксынды, йортларны газга бушлай тоташтырып бетерү (догазификация) программасы буенча зәңгәр ягулык җибәрелгән йорт хуҗалары белән очрашты.