Ядегәр авылында юл кайчан булыр? (сорау-җавап)
Безнең Ядегәр - зур, данлыклы авыл. Халкы тырыш. Иске булса да балалар бакчасы, урта мәктәп, дәваханә, зур мәдәният йорты бар. Үзәк урамда асфальт юл салынган. Ә менә шул юл белән килеп, Гагарин урамына керергә куркып торасың: бик пычрак, машина тәгәрмәче күмелерлек су. Гагарин урамыннан Салих Сәйдәш урамына борылырлык түгел, су...