Кукмараны ничек матурлыйк?
Елдан-ел шәһәребез төзекләнә бара. Әмма шушы матурлыкны тудыручылар күреп бетерә алмаган, аларның кулы тимәгән урыннар да шәһәребездә әле шактый. Әйдәгез, Кукмарабызны районыбызда яшәүчеләр ярдәме белән бергәләп үзгәртик әле, дип, без газетабыз аша халыкка да мөрәҗәгать иткән идек. Безнең адреска килгән ике тәкъдимне җиткерәбез.
Сезнең игътибарга Кукмараның Ленин һәм Муса Җәлил урамнары киселешендәге урынга ("Олимп" боз сарае каршында урам якта) скверның эскиз вариантын тәкъдим итәм.
Сквер пьедестал формасында эшләнелгән. Үзәк пьедесталда скверның төп композициясе - кәрҗиндәге алты хоккей (бишлек һәм капкачыныкы) таяклары. Таяклар скверның эстетик яктан элементлары гына булып калмыйча, фонарь буларак практик яктан да файдаланылачак. Сквер шәһәр халкы өчен ял итәргә менә дигән урын булыр дип уйлыйм.
Хөрмәт белән Александр Никифоров
"Кукмараны бергәләп матурлыйк" рубрикасына карата минем дә әйтер сүзем бар иде. Быел җәйге каникулда Казаннан оныклар кайтты. Сентябрь ае якынлашуга санаулы көннәр калып барганда мин алар белән тагын бер кат Кукмараны әйләнеп чыгарга уйладым. Без халык бик күп йөри торган "Майский чишмәсе"нә (Мөхәммәтшин исемендәге стадион артында) бардык. Баргач, оныкларым янында уңайсызланып калдым, чөнки чишмә тирәсен кычыткан, әрем, тигәнәк баскан. Оныкларны чишмә янында фоторәсемгә дә төшермәкче идем, барып чыкмады. Элегрәк чишмәнең тирә-юне чистарак иде шикелле. Халык күп йөри торган урын булгач, аны бәлки рухи яктан ял итү урыны да итеп төзекләндерергәдер?! Бару юлына эскәмияләр куярга мөмкин. Нурминкә аша чыга торган күперне дә җиренә җиткереп эшләп куясы иде.
Гүзәлия ханым, Кукмара
Редакциядән: Әлеге хатны газетага бирер алдыннан, фикер берьяклы гына булып калмасын дип, чишмә янында булып кайттык. Аңа бара торган юл бетоннан яхшылап эшләнелгән, ә Нурминкә аша тимердән күпер салынган икән. Бүгенге көндә биредә "Строй-Гарант" оешмасы тарафыннан төзекләндерү бара: тимер торбаларны эретеп-ябыштырып, тау кырые буйлап чишмәгә төшә торган сукмакка култыксалар, эшләнелә, чишмә өстенә дә тимер каркаслардан торган, өсте калайлы япма (навес) ясала. Оешманың прорабы Нияз Ризванов әйтүенчә, биредә атна-ун көнлек эш калган. Чишмәгә бара торган юлны яктырту өчен баганалар урнаштырыла башланган, чыбыклар сузылган. Гүзәлия ханым әйткән әрем-тигәнәкләрнең күп өлеше эш барышында инде чистартылган. Бары тик тау итәгендә чүп үләннәре генә (чишмәдән читтәрәк) калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев