14 октябрь 2017 яңалыклары
-
Ядегәр авылында юл кайчан булыр? (сорау-җавап)
Безнең Ядегәр - зур, данлыклы авыл. Халкы тырыш. Иске булса да балалар бакчасы, урта мәктәп, дәваханә, зур мәдәният йорты бар. Үзәк урамда асфальт юл салынган. Ә менә шул юл белән килеп, Гагарин урамына керергә куркып торасың: бик пычрак, машина тәгәрмәче күмелерлек су. Гагарин урамыннан Салих Сәйдәш урамына борылырлык түгел, су...
-
“Кыңгырау” балалар бакчасының бию коллективы синтезатор белән бүләкләнде
Казанда нәшер ителүче "Сәхнә" журналының юбилеена багышланган хәйрия концертында "Салават күпере" журналы оештырган бәйгеләрдә катнашкан балаларны бүләкләделәр.
-
Чечняда күргәннәрем
Үземнең Чечня республикасына сәяхәтем турында сезгә дә сөйлисем килде. Минем кызым сугыш барган вакытта шунда хезмәт итте. Хезмәте авыр булса да, ул андагы табигать турында сокланып сөйли иде. "Әни, мин сине үзем яшәгән җирләргә алып барып күрсәтәм әле", - диде. Менә ул көн килеп җитте.
-
Подписка декадасы: бәяләр төшә, язылып кал!
5 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр газеталарга язылу декадасы игълан ителә. 2018 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга ташламалы бәядән язылырга мөмкин. Шул исәптән "Хезмәт даны" газетасына 6 айга 609 сум 30 тиеннән (хәзерге бәясе 660 сум), бер елга 1217 сум 63 тиеннән (хәзерге бәясе - 1320 сум) языла аласыз. Мөмкинлекне кулдан...
-
Кукмараны ничек матурлыйк?
Елдан-ел шәһәребез төзекләнә бара. Әмма шушы матурлыкны тудыручылар күреп бетерә алмаган, аларның кулы тимәгән урыннар да шәһәребездә әле шактый. Әйдәгез, Кукмарабызны районыбызда яшәүчеләр ярдәме белән бергәләп үзгәртик әле, дип, без газетабыз аша халыкка да мөрәҗәгать иткән идек. Безнең адреска килгән ике тәкъдимне җиткерәбез.
-
Кукмара район буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкларга барлыгы 1004 төргәк печән өләшенгән
Күпләп мал асраучы шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү, терлек азыгы сатуда конкуренция тудыру, базар бәясен киметү максатында, өч һәм аннан күбрәк савым сыеры булганнарга Кукмара аграр көллиятеннән печән өләшү оештырылган иде.