Чечняда күргәннәрем
Үземнең Чечня республикасына сәяхәтем турында сезгә дә сөйлисем килде. Минем кызым сугыш барган вакытта шунда хезмәт итте. Хезмәте авыр булса да, ул андагы табигать турында сокланып сөйли иде. "Әни, мин сине үзем яшәгән җирләргә алып барып күрсәтәм әле", - диде. Менә ул көн килеп җитте.
Мәскәү-Грозный поезды белән барып, Аргун станциясендә төштек. Иң беренче без шәһәрдәге 15 мең кеше сыйдырышлы төп мәчеткә бардык. Бу мәчет Рамзан Кадыйровның әнисе "Аймани Кадыйрова" исемен йөртә. Кич белән аның манарасы төрле-төрле төсләргә кереп яна. Андагы матурлыкны сөйләп бетергесез.
Икенче без барган урын Шатой авылы булды. Анда Аргун тау юлы аша барасы, бер ягыңда кыя булса, икенче ягыңда упкын озата бара. Аста Аргун елгасы ага, ә таудагы агач-үләннәр бик матур, ямь-яшел булып күренәләр. Монда тәмле сулы чишмәләр дә бик күп, һавасы да чиста, сулап туеп булмый. Бу юлларда безнең солдатларга бик күп һөҗүм итә торган булганнар, машиналарны шартлатканнар.
Без барган өченче шәһәр - Грозный. Андагы иң зур мәчет "Чечня йөрәге" дип атала. Ул 14 гектар җирне били. Россия ислам университеты, Чечня мөселманнары Диния Нәзарәте, дини китапханә, студентларның тору урыны да шунда ук урнашкан. Әлеге мәчетне ике ел ярымда төзеп бетергәннәр. Аны Истамбул шәһәрендәге зәңгәр мәчеткә охшатып салганнар. Тыштан һәм эчтән стеналары ак мәрмәрдән эшләнгән. Эчендә утыз алты бәллүр люстра эленеп тора, аның иң зурысы сигез метрлы. Аңа 2,5 килограмм чиста алтын кергән, диделәр. Идәнгә җәелгән йомшак келәмнәргә баскач, хәтта аяклар батып керә. Мәчет әйләнә-тирәсен фонтаннар, матур итеп киселгән агачлар, чәчәкләр бизи, кешеләргә утырып ял итү өчен эскәмияләр куелган.
Чечняда беренче президентлары Әхмәт Кадыйровны да бик хөрмәт итәләр, истә тоталар. Владимир Путин исемендәге проспектта Әхмәт Кадыйров музее урнашкан. Аның каршысында Советлар Союзы герое Мәүлид Висаитовның атка атланган һәйкәле тора. Музейда исә Әхмәт Кадыйровның тормышына караган экспонатлар урын алган.
Чечняда булган сугыш Россия халкына бик күп кайгы, күз яшьләре китерде, яшь солдатлар һәлак булды. Әмма тормыш дәвам итә. Чечня республикасы да үсә, бик зур төзелешләр бара. 6 сентябрьдә республика көнен, Корбан гаете һәм башка бәйрәмнәрне дә зурлап билгеләп үтәләр. Халык исерткеч эчемлекләр кулланмый, монда алкоголь кибетләрдә көнгә бары тик ике сәгать кенә сатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев