20 декабрь 2016 яңалыклары
-
Күрше Балтач районында машина, гараж һәм сарай янып беткән
Янгынга каршы көрәштә район янгын сүндерү бүлеге, "Игенче" хуҗалыгы һәм "Сорнай" җәмгыяте күп көч куйган. (Балтач, 20 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт", Зәлия Хәсәнова). Бүген Татарстанның Балтач районы янгын сүндерү бүлегенә иртәнге сәгать 7 тулганда Арбаш авылының Һади Такташ урамында 26 нчы йорт хуҗалыгында янгын чыгу турында хәбәр бирелә. Йорт хуҗасы Рәмис...
-
Бала табу бүлекләре ябылгач, хатын-кызлар кайда бәбиләргә тиеш булачак?
Татарстан районнарының үзәк хастаханәләрендә бала табу бүлекләре кыскартуга дучарбулды эләкте. Декабрь аеннан - Мөслим, Апас, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Чирмешән районнарындагы бүлекләр ябылды. Хәзер Кама Тамагы һәм Кайбыч районында яшәүче йөкле хатын-кызлар бәби табарга Яшел Үзәнгә чыгып китәргә тиеш булачак. Моңа ризасызлык белдерүчеләр дә бар....
-
Район башлыгы Сергей Димитриев сугыш ветераны Касыйм Дәүләтовны юбилее белән котлады (фото)
Бүген Кукмарада яшәүче, Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән Касыйм Дәүләт улы Дәүләтов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны район башлыгы Сергей Димитриев котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук ветеранны район ветераннар оешмасы рәисе Мияссәр Мансуров, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә...
-
Конкурс игълан ителде
Яңа елга территория һәм биналарны иң яхшы бизәү буенча сәнәгать предприятиеләре, шәхси предприятиеләр, төзелеш оешмалары, торак-коммуналь хуҗалык, юл-транспорт хезмәте, белем бирү оешмалары, беренче һәм икенче төркем урта мәктәпләр, аларның филиаллары, поселок һәм авыл балалар бакчалары, социаль, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт, сәламәтлек саклау учреждениеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, күпкатлы йортлар, сәүдә,...
-
Минтимер Шәймиев "прабабай" булган
Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның шушы көннәрдә беренче оныкчыгы туган. Шулай итеп ул хәзер бабай гына түгел, ә "прабабай" булган. Бу хакта Шәймиевка багышланган китап тәкъдим ителү чарасында билгеле булды, дип яза «БИЗНЕС Online». Әлеге чарада Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, "Молодая гвардия" нәшрияты җитәкчесе, "Күренекле...
-
“Хезмәт даны” газетасына 2017 елның беренче яртыеллыгына подписка дәвам итә
Ярты елга язылу бәясе 600 сум. Газетага почта бүлекчәләрендә һәм редакциядә язылырга мөмкин. Ә районыбыздан читтә яшәүче якташларыбызга газетаның электрон варианты (1 айга - 50 сум) тәкъдим ителә.