Бала табу бүлекләре ябылгач, хатын-кызлар кайда бәбиләргә тиеш булачак?
Татарстан районнарының үзәк хастаханәләрендә бала табу бүлекләре кыскартуга дучарбулды эләкте. Декабрь аеннан - Мөслим, Апас, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Чирмешән районнарындагы бүлекләр ябылды. Хәзер Кама Тамагы һәм Кайбыч районында яшәүче йөкле хатын-кызлар бәби табарга Яшел Үзәнгә чыгып китәргә тиеш булачак. Моңа ризасызлык белдерүчеләр дә бар....
Татарстан районнарының үзәк хастаханәләрендә бала табу бүлекләре кыскартуга дучарбулды эләкте. Декабрь аеннан - Мөслим, Апас, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Чирмешән районнарындагы бүлекләр ябылды. Хәзер Кама Тамагы һәм Кайбыч районында яшәүче йөкле хатын-кызлар бәби табарга Яшел Үзәнгә чыгып китәргә тиеш булачак. Моңа ризасызлык белдерүчеләр дә бар.
Кемдер моны казна акчасын янга калдыру өчен эшләнә дип саный. Сүз дә юк, медицина оешмасы никадәр якынрак булса, шулкадәр яхшырак. Тулгак тоткан хатын-кыз, ярый ла, вакытында белгечләр кулына барып эләксә? Юлда бала табучылар саны артмас микән?
- Моңа кадәр бала таптыру өч дәрәҗәдә алып барылды, - ди Яшел Үзән үзәк хастаханәсенең акушерлык буенча баш табиб урынбасары Гөлнара Әхмәтҗанова. - Сау-сәламәт йөкле хатыннар яшәү урыны буенча район үзәгендә бала тапты. Сәламәтлегендә җиңелчә үзгәрешләр булганнар баласын безнеке кебек икенче дәрәҗә саналган Чаллыдагы, Түбән Камадагы бала табу бүлекләрендә тудырды. Җитди чирләр белән исәптә торучылар исә Казанга РКБ базасында эшләүче перинаталь үзәккә җибәрелә иде. Декабрь аеннан бүлекләр ябылгач, безгә күрше районнардан да килә башладылар. Моңа алдан ук әзерләндек: җиһазлар бар, хезмәткәрләребез җитәрлек, ашыгыч ярдәм тәүлек буе күрсәтелә. Районнар, авыллар белән телефоннан да элемтәгә керә алабыз. Районнарда бүлекләр тулысынча ябылып бетмәде, анда аерым ятак урыннары сакланып калды. Үзебез дә консультация үткәрергә барып йөриячәкбез.
Сәламәтлек саклау министрлыгында исә бу гамәлне ябылу дип түгел, ә шартларны яхшырту, аналар һәм балалар үлемен киметү өчен дип аңлаталар. Министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, йөклелек чорында һәм бала тапканда хатын-кызларның 65 процентына өзлегү куркынычы яный. Гадәти районнарда бу күрсәткеч тагын да зуррак.
Әлеге яңалык буенча, Апас районы хатын-кызлары - Буада, Яшел Үзәндә, Мөслим, Чирмешәннәр - Әлмәттә, Яңа Чишмәнекеләр - Чистайда, Балык Бистәсе хатыннары Алексеевскида, йә Казанда бала табарга тиеш булачак.
Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев