20 октябрь 2017 яңалыклары
-
Фото: Манзарас буасында киң колачлы эш бара
Кукмара төбәгендә катамараннарда яки су чаңгысында йөрүегезне бүгенге көндә күз алдына да китерә алмыйсыздыр әле, әйеме? Әмма берничә елдан, ә бәлки, киләсе елда ук теләге булган һәркем Оштырма елгасы киңлекләрендә спортның әлеге төре белән шөгыльләнел, ял итә алыр дип көтелә.
-
Ош.Юмьяда яшәүче Шахмаева Елизавета Александровнага 90 тулды (фото)
Кукмарада гомер кичереп, бүгенге көндә Ош.Юмьяда яшәүче Шахмаева Елизавета Александровна бүген үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Юбилярны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина котлады. Алар туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырылдылар.
-
Балыклыда яшәүче Кәнҗибану апаны якташыбыз Римма Ратникова юбилее котлады (фото)
Балыклы авылында яшәүче Гарипова Кәнҗибану Хәбибулла кызына 90 яшь тулды. Юбилярны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина котлады. Туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырылды.
-
Кукмарада утырыш булды (фото)
Бүген район Советы бинасында өченче чакырылыш район Советының чираттагы егерме өченче утырышы узды. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.
-
Район Советында түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды (фото)
Утырышта дин әһелләре, хокук саклау органнары җитәкчеләре, район прокуроры һәм башкалар катнашты. Утырышны район башлыгы Сергей Димитриев алып барды. Район Эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, удмурт милли-мәдәни автономия рәисе Виталий Семеновларның чыгышлары тыңланды һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.
-
Киләсе елга Җиңү Паркын башка урынга күчерү көтелә
Кукмарабызның соңгы елларда нинди яңарышлар кичерүе һәркемнең күз алдында. Автомобиль юллары төзекләндерелү, җәяүлеләр өчен тротуарлар, күпкатлы йорт ишегалларына балалар мәйданчыклары ясалу, яңа йортлар салыну, парк-скверларга яңа сулыш өрелү - болар барысы да район халкының яшәешен яхшырту өчен. Киләсе елга Җиңү Паркын да башка урынга күчерү көтелә. Район Башкарма комитеты җитәкчесе...