20 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Мәдәният хезмәткәрләре "Яшел Россия" акциясенә кушылды (фото)
Нурминкә елгасының яр буе җыештырылды, дип яза "Наш Кукмор"
-
Сыр, йогырт һәм чили борычы белән пешерелгән яшелчәләр
Әлеге ризыкны пешерү өчен: 3 баклажан, 3 болгар борычы, 1 кызыл чили борычы, 3 помидор, 200 грамм сыр, 400 мл йогырт, бал кашыгы очында төелгән кара борыч.
-
Балалар бакчасында хәләл ризык кемгә зыян итә?
Балалар бакчасында хәләл тукландыруга каршы имза җыюны ничек аңларга? Казанның Идел буе районы 144 нче балалар бакчасында хәләл тукландыру мәсьәләсе инде бер ел һаман хәл ителми. Хәмидовлар гаиләсе инде бер елдан бирле балаларын хәләл ризык белән тәэмин итүгә ирешә алмый.
-
Нырья авылында купель ачылды (фото)
Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, авыл халкы, Киров өлкәсе авылларыннан килгән руханилар катнашты. Дин тотучылар чиркәүдән купельгә килеп, часовняны изгеләштерделәр. Әлеге купель "Рассвет" агрофирмасы ярдәмендә сафка баскан. Чарада төзелеш барышында аеруча зур тырышлык куйган хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Эльвира Миннәхмәтова хәбәре һәм фотолары
-
Кукмарада “Иминлек атнасы” узачак
Районда юл фаҗигаләрен кисәтү, бәхетсезлек очракларының санын киметүгә юнәлдерелгән "Иминлек атнасы" үтәчәк. Ул 28 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
-
Юл һәлакәтеннән соң 13 яшьлек малай комага китә
Һәлакәт Чистай районының Акбулат авылы борылышында була. (Казан, "Татар-информ"). Кичә көндез Чистай районында "КАМАЗ" 13 яшьлек малайны бәрдерә. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Юл һәлакәте турында хәбәр 112 номерына шаһитләрдән килеп ирешә. Алар әйтүенчә, 46 яшьлек ир-ат 13 яшьлек малайны...
-
Бәрәңге-гармун (РЕЦЕПТ)
Бәрәңгене кеше санына карап алырга. Бәрәңгеләрне буйга урталай ярырга, телемләп кисеп чыгарга, әмма ахырына кадәр түгел (гармун сыман), араларына чиратлап ветчина, помидор тыгарга, өстенә эре угычтан уылган сыр сибәргә һәм мичкә "озатырга". Табынга биргәндә өстенә кисәкләп атланмай салырга һәм яшелчәләр белән бизәргә. http://intertat.ru
-
2018 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу башланды
"Хезмәт даны" газетасына 6 айга 660 сумнан, ә оешмаларга 750 сумнан язылырга мөмкин. Еллык подписка да игълан ителде. Әгәр сез район газетасына бер елга язылырга теләсәгез, моның өчен 1320 сум түләргә кирәк. Ә оешмалар өчен еллык подписканың бәясе - 1500 сум. Почта хезмәтеннән файдаланмыйча, газетаны редакциядән килеп алу мөмкинлеге булган...
-
Бабасы оныгын атып үтергән
Ау сезоны ачылгач, 17 сентябрьдә, берәү үзенең 13 яшьлек оныгы белән ауга барган һәм ялгыш аны атып үтергән. Бу хәл Франциядә, Фандей департаментының Триезд авылы яныннда була. Малай бабасы аткан җәнлекне эзләп читкә китә һәм нәкъ шул вакытта ату тавышы яңгырый. Яралы малайны вертолет белән Нант шәһәрен дәваханәсенә алып китәләр....
-
Яхшылап эшкәртелмәгән ашлык маллар өчен зыянлымы? (сорау-җавап)
Райондагы бер фермердан ашлык сатып алган идек. Әмма ашлык яхшылап эшкәртелмәгән, дымлы булып чыкты, берникадәр вакыт үткәч, күксегән ис тә килә башлады. Мондый азыкны малларга ашатсак, зыянлы булмасмы икән? Газета укучы Әлеге сорауга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигының терлекчелек буенча урынбасары Илһам ГАНИЕВтан түбәндәге җавап алынды: - Билгеле...
-
Кукмарада быел 327 бала дөньяга килгән
Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быелның сигез аенда Кукмарада 327 бала тууы теркәлгән: 162 малай, 165 кыз. Иң популяр исемнәр булып Әмир, Тимур, Данил, Рамазан, Раян, Ралина, Азалия, Гөлшат тора.
-
"Салават күпере" иҗат берләшмәсенең утырышы үтәчәк
Әдәбият-сәнгать сөючеләр игътибарына "Хезмәт даны" газетасы каршында эшләп килүче "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең утырышы 29 сентябрьдә, сәгать 13.30да Кукмара үзәк китапханәсендә була. Рәхим итегез.