20 июнь 2016 яңалыклары
-
Куллар өчен кремны үзебез ясыйбыз
Организмда ниндидер матдәләр җитмәүдән, физик эштән соң яисә башка сәбәпләр аркасында кул тиресе еш корылана. Нинди генә крем сөртсәң дә, нәтиҗәсе икенче эшкә тотынганчы гына. Әлеге катнашманы ясап кулланып карагыз әле. 1 аш кашыгы кипкән ромашкага ярты стакан кайнар су салып, төнәтергә куярга. Кайнар сулы савытка утыртылган стаканга башта 50...
-
14 миллион сум акча урлауда шикле ир белән хатынны эзлиләр
16 июньдә полиция бүлегенә бер банктан 14,2 миллион сум акча урлануы турында гариза керә. Инкассаторлар китергән букчадагы акчаның бер өлеше ялган акча - "Банк приколов" дигән язулы муляжлар белән алмаштырылган була. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан җинаять кылуда шикле кешеләр - банкның касса мөдире 39 яшьлек...
-
Китапханә яңалыклары
Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, кызыксынучанлыкларын арттыру максатыннан, Березняк авыл китапханәсендә балалар өчен " Тамчы шоу" викторинасы үткәрелде. Чарада табигать, дәүләт, татар теле турында сораулар бирелде. Балалар күп кенә сорауларга дөрес җавап бирде. Викторина уеннар белән үрелеп барды. Янил авылы китапханәчесе Гөлнур Галимуллина, Гәрәфи Хәсәновның тууына 95 ел тулу уңаеннан, төрле...
-
Подписка төгәлләнергә биш көн вакыт калды
Республика газеталарына язылу вакыты озынайтылды. Район газетасына һәм республика матбугат чараларына 25 июньгә кадәр язылырга мөмкин.
-
Нормабашта "Балыкчылар ярышы" узачак
Балыкчылар ярышына чакырабыз 9 июльдә Нормабаш авылы буасында 3нче төбәкара "Балыкчылар ярышы" үткәрелә. Ярышлар түбәндәге номинацияләрдә узачак: 1.Иң күп тотылган балык (авырлык буенча, 1-3 урыннар ачыклана) 2.Иң күп тотылган балык (сан буенча) 3.Иң зур балык 4.Иң кечкенә балык. 5.Иң өлкән балыкчы. 6.Иң яшь балыкчы. 7.Иң күп балык тоткан хатын-кыз. 8.Балык...
-
Кукмара районында сукачылар ярышы үткәрелде (фото)
Әлеге чара соңгы тапкыр моннан 15 ел элек уздырылган булган. Ярышта һәр хуҗалыктан бер механизатор катнашып, барлыгы 10 кеше көч сынашты. "Урал" җәмгыятенең (Кукмара агрофирмасы) Иске Йорт авылы янындагы басу трактор гөрлетесенә күмелде. Ярыш шартлары буенча җирне ике төрле ысул белән (уртага җыеп, кырыйга таратып) сукалап күрсәттеләр. Бәйгедә шулай ук...
-
Татарстанга яшен һәм көчле җил якынлаша
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү таратты. Республикада якын арада һава торышының кискен үзгәрүе көтелә. Синоптиклар фаразына караганда, бүген - 20 июньдә, көндез һәм кичен урыны белән яшен, кыска вакытлы көчле җил чыгу ихтималы бар. Көчәйгән вакытта көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитә. Кисәтү 20...
-
Кукмаралылар “Семык” республика бәйрәмендә катнашты
Әгерҗенең Күләгәш авылында республикакүләм Семык мари халкы мәдәнияте бәйрәме узды. Әлеге чарада Поч.Кучук авылының "Кнавел" мари халык фольклор ансамбле дә чыгыш ясады. "Семык" барышында "Марий патыр" ("Мари батыры") һәм "Марий удыр" ("Мари кызы") конкурслары да үткәрелде. Җыр-биюле бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. фото http://intertat.ru
-
Кукмаралыларны баш федераль инспектор кабул итәчәк
22 июньдә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов республика прокуратурасы органнары һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе вәкилләре белән бергә Кукмара районында халыкны кабул итәчәк. Кабул ителү өчен (843) 221-80-36 телефоны аша эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр язылырга мөмкин. Шимбә, якшәмбе -...