Кукмара районында сукачылар ярышы үткәрелде (фото)
Әлеге чара соңгы тапкыр моннан 15 ел элек уздырылган булган. Ярышта һәр хуҗалыктан бер механизатор катнашып, барлыгы 10 кеше көч сынашты. "Урал" җәмгыятенең (Кукмара агрофирмасы) Иске Йорт авылы янындагы басу трактор гөрлетесенә күмелде. Ярыш шартлары буенча җирне ике төрле ысул белән (уртага җыеп, кырыйга таратып) сукалап күрсәттеләр. Бәйгедә шулай ук...
Әлеге чара соңгы тапкыр моннан 15 ел элек уздырылган булган. Ярышта һәр хуҗалыктан бер механизатор катнашып, барлыгы 10 кеше көч сынашты. "Урал" җәмгыятенең (Кукмара агрофирмасы) Иске Йорт авылы янындагы басу трактор гөрлетесенә күмелде. Ярыш шартлары буенча җирне ике төрле ысул белән (уртага җыеп, кырыйга таратып) сукалап күрсәттеләр. Бәйгедә шулай ук тракторларның төзеклеге, сукаларның комплектациясе дә исәпкә алынды.
1 урынга - "Восток" хуҗалыгыннан Рафаэль Бикмөхәммәтов, 2 урынга - "Урал" хуҗалыгыннан Ринат Фәләхов, 3 урынга - Вахитов исемендәге хуҗалыктан Андрей Андреевлар чыкты. Иң яшь катнашучы дип "Дружба" агрофирмасыннан Рифнур Ярмиев танылды. Башка катнашучылар да бүләксез калмады. Бәйгедә катнашучыларны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде.
Ризилә КОРБАНОВА хәбәре һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев