20 март 2017 яңалыклары
-
Игътибар! Татарстанда укучы бала югалган
Буа районының Черки-Кощак авылында 13 яшьлек Илназ Шибаев югалган. Ул өеннән 15 мартта чыгып киткән һәм эзсез югалган. 16 мартта да мәктәпкә килмәгәч, беркайда да табылмагач, якыннары бала югалу турында полициягә хәбәр иткән. Бүгенге көндә баланы эзләү эшләре дәвам итә. Илгиз Шибаев турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләргә түбәндәге телефоннар...
-
Иртәгә Кукмарага танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов килә
Хөрмәтле кукмаралылар! 21 март көнне 13.00 сәгатьтә Кукмара үзәк китапханәсендә күренекле галим, танылган бакчачы, әдип Фарсель Зыятдинов белән очрашу була. Хөрмәтле бакчачылар, бакча яратучылар, Ф.Зыятдинов иҗаты белән кызыксынучыларны очрашуга көтеп калабыз. Үзегезне кызыксындырган сорауларны алдан китапханәгә калдыра, яки шалтыратып әйтә аласыз. Тел. 2-76-34. Рәхим итегез! фото: http://www.millattashlar.ru
-
23 мартта Кукмарада умартачылар җыелышы була
23 мартта 9 сәгатьтә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында умартачылар җыелышы була. Рәхим итегез!
-
Кукмараның иң яхшы белгечләре (исемлек)
Иван Рыбин, "Әсәнбаш-Агро"; Любовь Исламова, "Рассвет"; Вячеслав Кошкин, "Кукморагрохимсервис"; Сөләйман Хәбибуллин, "Урал"; Рамил Хәбибрахманов, "Урал"; Николай Павлов, "Тукай" ("Гигант" бүлекчәсе); Рафак Нәбиуллин, "Игенче Плюс"; Илсур Хәсәнов, "Новая жизнь"; Ринат Кәримуллин, Вахитов исемендәге хуҗалык Ришат Сибгатуллин, "Дружба"; Геннадий Андреев, "Вахитов" җәмгыяте.
-
Балык пирогы
Гөлүсә Рәхмәтуллинадан балык пирогын тәкъдим итәбез. Камыр очен: 2 чүмеч су, 1 чүмеч сыек май, 1 чәй калагы тоз, 1/2 аш кашыгы шикәр комы, чеметеп кенә чүпрә, чамалап он. Чүпрә салгач, бераз - 2-3 минут тотабыз да, йомшак кына камыр басып, җылы урынга күпертергә куябыз. Эчлек өчен: 3 сайра балыгы...
-
Якташыбыз, Казан дәүләт казна дары заводы генераль директоры Хәлил Гыйниятов дәүләт бүләгенә ия булды
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин Казан Кремлендә узган тантанада Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында якташларыбыз да бар.. Казан дәүләт казна дары заводы генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Хәлил Гыйниятов "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" икенче дәрәҗә орден медале белән бүләкләнде. фото: http://speaker.tatarstan.ru
-
Казанда «Кырым язы» фестивале узды
Тамашачылар тавыш бирүе буенча Казан федераль университеты студенткасы Мария Рябова җиңү яулады. (Казан, 18 март, «Татар-информ», Мария Рудакова). Бүген «Казан» милли мәдәни үзәгендә яшьләрнең музыкаль патриотик «Кырым язы» фестивале үтте. Чара Кырымның Россиягә кушылуының бер еллыгына багышланган Бөтенроссия акция кысаларында оештырылды. Фестивальдә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова чыгыш...
-
Якташыбыз Мөнир Төхбәтуллин Мактаулы исемгә лаек булды
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин Казан Кремлендә узган тантанада Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында якташларыбыз да бар. Республика клиник дәваханәсенең клиник диагностика буенча баш белгече Мөнир Төхбәтуллин Россия Федерациясенең Мактаулы исеменә лаек булды. фото http://www.gossov.tatarstan.ru
-
Үзен детдомда калдырып киткәннәрен ишеткәч, баланың күзләре шар булды... (ЯЗМЫШ)
Мин сиңа гашыйк булыр идем... Бу сүзләрне Балык Бистәсендә яшәүче Фәридә ханым Шәриповага улы Руслан туган көне белән котлаганда әйткән. Дөрес, аның "әгәр син 11 яшьтә булсаң" дигән шарты да бар, чөнки малайга 12 генә яшь. Русланның әнисенә ничек итеп бүләк алганын да сокланып, яратып искә төшерәләр. Мәктәптән кайтышлый чәчәк...
-
Түбән Казаклар мәчетендә Казан шәһәренең баш казые Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиновның вәгазе була
24 мартта, җомга көнне Түбән Казаклар авылы мәчетендә Коръән-хафиз, Казан шәһәренең баш казые Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиновның вәгазе була. Башлана сәгать 12.00 дә. Авыл имамы Илфар хәзрәт.
-
Лубян почта бүлекчәсе начальнигы “Элемтә мастеры” дигән күкрәк билгесенә ия булды
Лубян почта бүлекчәсе начальнигы Миннезифа Хәсәновага "Элемтә мастеры" дигән күкрәк билгесе һәм таныклык тапшырылды. Әлеге бүләк югары һөнәри осталыкка ия булган, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә өлкәсендә уңышларга ирешкән, федераль, төбәк программалары үсешенә үз өлешен керткән хезмәткәрләргә бирелә. Элемтә өлкәсендә 30 елдан артык эшләүче Миннезифа ханым бу бүләккә лаек. Котлыйбыз!
-
Кукмарада төбәкара конкурс узды (фото)
Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә тынлы уен коралларының "Язгы фанфара тавышлары" дигән III төбәкара конкурсы узды. Бәйге киез итек-киез комбинаты оешуга 150 ел тулуга багышланган иде. Чарада Казан, Ижау, Вятка Аланы, Кукмараның яшь талантлары көч сынашты. Жюри составында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының методик үзәк директоры Татьяна Фель, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният...
-
Кукмараның иң яхшы механизаторлары (исемлек)
Дамир Сабитов, "Восток"; Фәрит Кәримов, "Урал"; Егор Иванов, "Әсәнбаш-Агро"; Ренат Камалиев, "Вахитов" җәмгыяте; Азат Хаҗиәхмәтов, "Тойма"; Фәннур Сабирҗанов, "Игенче Плюс"; Юрий Никитин, "Рассвет"; Василий Павлов, "Тукай"; Владимир Павлов, "Кукморагрохимсервис"; Илдус Нуриев, "Восток"; Райнур Гыйльметдинов, "Урал"; Рәфыйк Сәйфуллин, "Дружба"; Вячеслав Харжавин, "Новая жизнь".
-
Сак булыгыз, мошенниклар
Полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү буенча бүлекчә хезмәткәре Рөстәм Нуриев "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Сак булыгыз, мошенниклар" дигән темага кисәтү әңгәмәсе уздырды. Инспектор мошенниклык төрләре һәм аларга юлыкмас өчен күрелә торган саклык чаралары турында сөйләде.
-
Каникулы! Самое время посетить дельфинарий!
Совсем скоро, к радости школьников, начнутся весенние каникулы. Дети счастливы получить больше свободного времени, а родители задумываются о том, как с пользой занять своего ребенка и оторвать его от компьютера и интернета. И хотя погода еще не позволяет устраивать длительные выезды на природу, пообщаться с ней можно в шаговой доступности....