20 февраль 2017 яңалыклары
-
Арпаяз авылы балалары китапханәче белән сәяхәткә чыкты
Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова Арпаяз балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен "Авылга сәяхәт" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Ул балаларны йорт хайваннары белән якыннан таныштырды. Төрле журналлардан йорт хайваннарына багышлап язылган шигырьләр укыды, аларга аңлатма бирде.
-
Күкшел авылы китапханәсендә тәрбия дәресе узды
Күкшел авылы китапханәчесе Фирая Зарипова 3-4нче сыйныф укучылары өчен "Муса Җәлил - каһарман шагыйрь" дип исемләнгән тәрбия дәресе үткәрде. Китапханәче презентация ярдәмендә укучыларны Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Соңыннан укучылар шагыйрьнең шигырьләрен укып, фикер алышты.
-
Пенсия фонды идарәсе исегезгә төшерә
Белгечләр тарафыннан кабул ителү өчен үзегезгә уңайлы вакытка алдан ук язылырга, шулай ук кирәкле белешмәләргә алдан заказ бирергә һәм аларны үзегезгә уңайлы вакытта алырга мөмкин. Алдан язылу һәм документларга заказ бирүне 074 стационар телефоны, 8 (84364) 074-11 кәрәзле телефоны аша башкарырга була.
-
Кукмара-Балтач юлында кирпеч төялгән «КАМАЗ» машинасы янган
Янгын вакытында сәламәтлегенә зыян килүчеләр булмаган. (Казань, 20 февраль, «Татар-информ»). Кукмара районында юлда хәрәкәт иткән вакытта йөк төялгән «КАМАЗ» машинасына ут капкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде. Гадәттән тыш хәл 18 февраль иртәсендә Кукмара - Балтач трассасында булган. Автомобиль...
-
Байлангар мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Муса Җәлилне искә алды
Байлангар урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән Муса Җәлилнең батырлыгына багышланган "Муса Җәлил - каһарман шагыйрь" дигән кичә үтте. Сыйныф җитәкчесе Абдуллина Гөлфия Радиковна балаларны шагыйрьнең героик тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, укучылар шигырьләрен яттан сөйләделәр. Әлеге чара укучыларга патриотик һәм әхлак тәрбиясе бирүдә уңышлы булды.
-
Зур Сәрдек китапханәсендә балалар өчен экологик дәрес узды
Зур Сәрдек авылы китапханәчесе Наилә Шакирова 2 сыйныф укучылары өчен экологик дәрес үткәрде. Балалар белән терек һәм терек булмаган табигать, табигатьне саклауда кешенең роле, табигатьтәге үзара бәйләнешләр турында сөйләшкәннән соң, "Хайваннар дөньясында" дигән электрон презентация күрсәтелде. Презентация ахырында "Могҗизалы хайваннар" исемле викторина үткәрелде. Укучылар хайваннар турында бик күп яңалык белде,...
-
Кукмараның участок инспекторы Айдар Фәйзуллинга Мактау грамотасы тапшырылды
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, "Халык участок инспекторы" Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе Айдар Фәйзуллин хезмәт вазыйфаларын төгәл үтәгәне, оператив-хезмәт эшчәнлегендә уңай нәтиҗәләргә ирешкәне, конкурс барышында югары дәрәҗәдә халык ышанычын яулаганы өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Мактау грамотасына ия булды. Котлыйбыз! Район эчке эшләр бүлеге
-
1 мартта Татарстанның барлык мәктәпләрендә «Табигать дәресе» узачак
1 мартта Татарстанның барлык мәктәпләрендә һәм гимназияләрендә «Табигать дәресе» узачак. Ул Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына багышлана. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Дәрестә укучыларга викторина һәм уен формасында табигатькә сак карашның мөһимлеге турында җиткерәчәкләр. Казан шәһәренең 3нче гимназиясендә интерактив экологик уенны укучыларга...
-
Уем Чаллы ягында
Аерылышуны тизләтеп, Автобус чаба гына. Тәрәзәдән син карыйсың, Йөрәгем яна гына. Автобус чаба гына. Хәтерлисең бит, вокзалда Саубуллаштык ул кичтә. "Мәхәббәтеңне сүндермә", Дигән кебек күз карашың Күңелдән китми һич тә. Яшьлек юлларымда очрап, Хисләремне яуладың. Әйтер сүзләрем күңелдә- Берни әйтә алмадым. Ник үзем дә бармадым? ...Син киткән якларга карыйм, Йөрәгем...