19 октябрь 2016 яңалыклары
-
Кукмаралыларны иртәгә нинди һава торышы көтә?
Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 20 октябрьдә синоптиклар аязучан болытлы һава торышы фаразлый, урыны белән яңгыр явуы ихтимал. Температура иртән +4, көндез +5 градус тирәсе булачак, кичкә -1 градуска төшәчәк. Атмосфера басымы 764 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә.
-
Колготки җыючы инвалид егет җырчыларны алдаган?!
Дөньяда төрле сынауларга, авыруларга дучар булган ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бик күп. Әмма араларында ялган юл белән акча эшләүчеләр, яки психик яктан сәламәт булмаучылар да бар. Ленар Хафизов үзен 26 яшьлек инвалид егет дип таныштыра. Егет ярдәм сорап эстрада артистларына мөрәҗәгать итә. Тик шунысы гаҗәп: ул җырчылардан акча түгел, ә келәм...
-
Кое да каргый икән...
Гөлниса төш күреп, уянып китте. Төше дә нинди диген? Имеш, ул кояш исе сеңгән чәчләрен җилдә тузгытып, салават күперенең мең төрле балкышы чагылган күлдәвекләргә яланаяк баса-баса, балачагына йөгерә. Ак ялларын тузгытып чапкан гомер аргамагында шул аклык эчендә адашып калган балачагына ашыга, елый-елый кулларын суза... Ә анда ап-ак яулык япкан, ак...
-
Себердәге эшмәкәрлек стажын раслау кирәк
Минем Себердәге эш стажым 22 ел. Шуның 10 елы шәхси эшмәкәрлеккә туры килә. Бу еллар миңа пенсияне вакытыннан алда билгеләргә хокук бирәме? Себердә эшләгәнемне нинди документлар белән исбатларга? Мәрданов, Кукмара Гамәлдәге законнар нигезендә Ерак Себердә кимендә 15 ел, аңа тиңләштерелгән урыннарда кимендә 20 ел эшләгән өчен иминият пенсиясе ирләргә -...
-
14 яшьлек укучы тәрбиягә алынган булган
Бу дөньядан кайчан китәсен берәү дә белми. Иртән кеше елмаеп-көле, өйдән чыгып китә, ә кичен исә аның җансыз гәүдәсен генә кайтаралар... 18 октябрь көнне Яшел Үзән районында булган фаҗига турында да күпләрегез ишеткәндер: Норлат мәктәбендә линейка вакытында 14 яшьлек егет аңын югалтып егыла. Мәктәп фельдшеры санаулы минутлар эчендә беренче ярдәмне...
-
“Рассвет” агрофирмасында семинар үткәрелде (+фото)
"Рассвет" агрофирмасында район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында агымдагы елның тугыз айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә булды. Әлеге чарада катнашучылар Каенсар авылындагы ындыр табагында булдылар, Югары Күзмис фермасында мал утарларын, терлекләрнең азык белән тәэмин ителешен карадылар, яңа төзелеп килүче мал торагы белән таныштылар. Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар...
-
Җырчы Гөлназ Закирова: "Ирем, туй күлмәгеңә сыйсаң, машина алып бирәм, диде"
Узган атнада Чаллыда композитор, җырчы Гөлназ Закирова тәүге концертын тәкъдим итте. Иҗатташ дуслары катнашында узган әлеге кичәдә көтелмәгән хәл булган: туй күлмәгеннән чыккан Гөлназга тормыш иптәше сәхнәгә менеп машина ачкычы бүләк иткән! - Ирем белән 4 ел элек өйләнештек. Туй көнендә миңа болай дигән иде: "Әгәр берничә елдан, бала тапканнан...
-
“Салават күпере” иҗат берләшмәсе утырышында Арчаның һәвәскәр язучылары да катнашты (фото)
Кукмара үзәк китапханәсендә "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең 2016-2017 елгы сезоны ачылу уңаеннан берләшмә утырышы үткәрелде. Анда районның "Ак калфак" иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина тарафыннан чыгарылган, район авторлары иҗаты тупланган "Күңел рәсем ясый" китабын тәкъдим ителде. Утырышта җирле язучылар, Арча районында яшәп иҗат итүче язучылар да катнашты. Бу хакта тулырак...
-
Матурлык бәйгесендә – 70 яшьлек әбиләр
Була шундый кешеләр, алар лаеклы ялга чыгасы елын бармак бөгеп көтә, эштән азат ителү белән йорт мәшәкатенә чума, иске бишмәтен киеп, өй тирәсендә кайнаша, кеше күзенә күренеп йөрми. Икенчеләре исә аларга бөтенләй капма-каршы. Пенсия яшенә җитсәләр дә, яшьлек дәртен югалтмый, энергияләре ташып тора. Сикереп бии, рәхәтләнеп җырлый, үзешчән сәнгатьтә катнаша....
-
Кукмарада бер ир ялган аракы саткан өчен штрафка тартылган
Район прокуратурасы Кукмарада яшәүче иргә карата ачылган җинаять эше буенча гаепләүне яклап чыкты. Әлеге ир ялган алкоголь продукциясен саклау һәм сатуда гаепләнә. Суд ачыклаганча, ул агымдагы елның февраленнән майга кадәр 0,584 литр күләмендәге спиртлы, агулы катнашмалары булган сыеклыкны саклап тоткан һәм эчү өчен саткан. Экспертиза әлеге сыеклыкның куркынычсызлык таләпләренә туры...
-
Кукмара районында олысы-кечесе агач утырта
"Көзге мәрхәмәтлелек атнасы - мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" акциясе барышында районыбызның барлык авыл җирлекләрендә, мәктәпләрдә, мәдәният йортлары территорияләренә агач үсентеләре утыртыла башлаган иде. Октябрь аенда бу эш тулы көченә дәвам итте. Югары Шәмәрдән һәм Ядегәр авылларының мәдәният йорты хезмәткәрләре Ядегәрдә сентябрь аенда гына ачылган "Сәвия" чишмәсенең әйләнә-тирәсенә декоратив куаклар утырткан булсалар,...