19 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдинованы әбисе ник кызганмаган?
- Илсөя, Зәйнәб әби чалымнарын шәйлим синдә, йөрәген сиңа калдырып киткән ахры? - Бәлки. Мин әби белән үстем. Әби гаярь иде безнең. Иске Шөгер музееның яртысы аннан тора дисәм дә, ялганчы булмамдыр. Ул легендар шәхес. Бер әйтә - берәгәйле әйтә. Ялагайланмый, төчеләнми, әйтәсен турыдан бәрә. Мин - гаиләдәге өченче кыз,...
-
“Шамилне тудыр. Мин үлгәч, ул сиңа миннән истәлек булыр"
Рузилә - гади авыл кызы. Мәктәпне тәмамлагач, Чаллы шәһәренә барып, әллә ничә төрле һөнәр ала, университет тәмамлый. - Беркөнне кызлар белән җыелышып бер әзербайҗан кафесына бәйрәм итәргә бардык, - ди Рузилә. - Шунда беренче тапкыр карашларыбыз очрашты. Ул егет белән карашып утырдык та, аерылыштык. Ләкин шунысы сәер тоелды: мин кайчан...
-
Тутырылган помидор
Помидорның өстен кисеп эчен аласы. Помидор йомшагын, майонез һәм сарымсакны блендер белән болгатып соус ясарга. 6 помидор өчен эчлек: 300 грамм фарш, 1 стакан дөге, 2 суган, 3 тырнак сарымсак, 2 аш кашыгы майонез, чама белән тоз, борыч, каты сыр.. Эш барышы: дөгене бүрттерергә, фарш һәм суганны кыздырып алырга. Барлык...
-
Казанда "Парк Хаус"ны эвакуацияләделәр
Бүген, 19 сентябрьдә, социаль челтәрләрдә Казанның "Парк Хаус" сәүдә үзәгендә эвакуацияләү бару хакында хәбәрләр пәйда була. Бу хакта "Бизнес-Онлайн" җиткерә. 16 сентябрьдә миналар куелу хакындагы шалтыратулар Казанга да килеп җитә. Ул вакытта "Кольцо", "Милениум", "Южный" сәүдә үзәкләреннән кешеләрне эвакуациялиләр. Татпресса.ру
-
Тротуарның урыны үзгәртелә (фото)
Моннан ике ел элек шәһәрнең Ленин урамындагы Тимер юл вокзалыннан теш поликлиникасына кадәрге арада җәяүлеләр юлы ясалып, брусчатка түшәлгән иде. Бүгенге көндә брусчатканы сүтеп алып, аскы яктан узучы тротуар урынына күчерү эшләре бара. Шул уңайдан халыктан: "Бер эшне икешәр тапкыр башкаргач, район казнасында нинди акча калсын? Гади халыктан җыелган үзара...
-
Кукмарада быел 223 пар язылышкан
Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быелның сигез аенда Кукмарада 223 пар үзләренең никахларын теркәгән. Иң яшь кияү белән кәләшкә - 18, иң өлкән кияүгә - 61, ә кәләшкә 55 яшь.
-
Социаль хезмәтләр җыелмасынмы яисә акчалата түләүне сайларгамы?
Бушлай даруларга хокуклары булган райондашларыбызга бу хакта 1 октябрьгә кадәр уйланыр вакыт бар әле.
-
Кукмара полициясе сыра карагын тоткарлаган
Район Эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 17 сентябрь төнендә билгесез затның Кукмарадагы "Бристоль" кибетеннән 1,5 литрлы ике шешә сыра урлавы хакында хәбәр керә. Карак сыраны кибетнең тәрәзәсен ватып кереп ала.
-
Бер бала балалар бакчасыннан качкан
Быел Алабугада балалар бакчасыннан качуның өченче очрагы теркәлгән. (Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнара Салихова). Алабугада балалар бакчасыннан балаларның качу очраклары ешайган. Бу хакта бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы бүлеге җитәкчесе урынбасары Олег Камалюков эшлекле сишәмбедә җиткерде. "Шушы көннәрдә җиде яшьлек малай Молодежная урамындагы 28нче балалар бакчасыннан саф һавада...
-
Пенсия фонды идарәсе исегезгә төшерә
Белгечләр тарафыннан кабул ителү өчен үзегезгә уңайлы вакытка алдан ук язылырга, шулай ук кирәкле белешмәләргә алдан заказ бирергә һәм аларны үзегезгә уңайлы вакытта алырга мөмкин.
-
Өй түбәсендә – бакча, кафелар
Яр Чаллы шәһәрен төзекләндерүнең яңа эшләнгән кагыйдәләре буенча күпкатлы йортларның түбәләрен яшелләндерү күздә тотыла.
-
Бәрәңге эшсез калдырган: Кукмара мәктәбе директоры әти-әниләрдән нигә бәрәңге сорый?
Кукмара районы узган көздә бер гаугага бәйле рәвештә телгә кергән иде. Ул вакытта Элвин Грей (Радик Юльякшин) белән район мәдәният йорты җитәкчесе Алмаз Мостафин арасындагы аңлашылмаучанлык шактый зурга китте. Хәзер исә Кукмара тагын федераль матбугатка чыкты. Эш шунда, бу юлы Кукмараның 4нче мәктәп директоры Азат Хәсәнов (рус матбугат чараларында ул...
-
Кукмарада "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты старт алды (фото)
Мәмәшир авылы китапханәчесе мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары белән мәдәният дәресе үткәрде.
-
Сентябрь бүген кукмаралыларны үзенең җылысы белән сөендерәчәк
Сентябрь ае җәйгедәй җылысы белән сөендерә. Мондый һава торышы быелгы җәйнең салкыннарына түзгән өчен бүләктер безгә. Бүген дә кояшның рәхимле нурларында коенабыз. Синоптиклар фараз итүенчә, иртәгә дә җылы, әмма болытлы һава сакланачак. Кыр, бакча эшләрен төгәлләү, гөмбәгә йөрү өчен менә дигән көннәр.
-
Балаңа вакцина ясатмасаң – акчасыз каласың?
Илнең Саулык саклау министрлыгында балаларына вакцина ясатудан баш тарткан әти-әниләргә җәза бирергә кирәк дип исәплиләр. Ведомство башлыгы Вероника Скворцова әйтүенчә, андый әти-әниләргә баласы чирләү сәбәпле эшкә йөрмәгән көннәре өчен азрак түләргә кирәк. Әмма моның өчен баланың нәкъ вакцина ясатмаганга күрә чирләгәнен исбатларга кирәк булачак. "Без, дөресен әйткәндә, әти-әниләргә тәэсир итә...