Помидорның өстен кисеп эчен аласы. Помидор йомшагын, майонез һәм сарымсакны блендер белән болгатып соус ясарга. 6 помидор өчен эчлек: 300 грамм фарш, 1 стакан дөге, 2 суган, 3 тырнак сарымсак, 2 аш кашыгы майонез, чама белән тоз, борыч, каты сыр.. Эш барышы: дөгене бүрттерергә, фарш һәм суганны кыздырып алырга. Барлык...
Помидорның өстен кисеп эчен аласы. Помидор йомшагын, майонез һәм сарымсакны блендер белән болгатып соус ясарга.
6 помидор өчен эчлек: 300 грамм фарш, 1 стакан дөге, 2 суган, 3 тырнак сарымсак, 2 аш кашыгы майонез, чама белән тоз, борыч, каты сыр..
Эш барышы: дөгене бүрттерергә, фарш һәм суганны кыздырып алырга. Барлык ингредиентларны кушып болгатырга һәм помидор эченә тутырырга. Мичтә 10 минут пешерергә.
Табынга соус салып бирергә. Ашларыгыз тәмле булсын!
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев