Хәбәрләр
Тротуарның урыны үзгәртелә (фото)
Моннан ике ел элек шәһәрнең Ленин урамындагы Тимер юл вокзалыннан теш поликлиникасына кадәрге арада җәяүлеләр юлы ясалып, брусчатка түшәлгән иде. Бүгенге көндә брусчатканы сүтеп алып, аскы яктан узучы тротуар урынына күчерү эшләре бара. Шул уңайдан халыктан: "Бер эшне икешәр тапкыр башкаргач, район казнасында нинди акча калсын? Гади халыктан җыелган үзара...
Бу мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгений Кормильцевка мөрәҗәгать иттек:
-Төзелеш эшләрен 2015 елда "Строй-Гарант" оешмасы хезмәткәрләре башкарган иде. Әмма туфракның басылуы нәтиҗәсендә җәяүлеләр юлы кыска гына вакыт эчендә бик начар хәлгә килде, - диде ул. - Гарантия вакыты өч ел булганлыктан, генераль подрядчы үз хисабына тротуарны башка урынга күчерә. Монда бернинди район акчасы да, халыкныкы да тотылмый. Шуның өчен һич кенә дә борчыласы юк. Район халкыннан транспорт юлы читенә ясалган бу тротуарның уңайсыз булуы турында шактый күп шикаять кабул иткән идек. Шунлыктан, тротуарның урыны үзгәртелгәндә халыкның да фикере исәпкә алынды. Асфальттан ясалган элеккеге җәяүлеләр юлында хәзер брусчатка булачак.
-Юл читендәге әлеге тротуар шулкадәр уңайсыз иде. Язгы-көзге пычракларда, яңгырлы көннәрдә аннан узу бөтенләй мөмкин булмады. Чөнки машиналар су чәчрәтеп китте. Халык нишләсен инде, элеккеге тротуар искергән, чокыр-чакырлар су белән тулган булса да, шуннан йөрде. Баштанаяк берәүнең дә су белән коенасы килми бит. Төзүчеләргә ике эш булуын аңласам да, күчереп салуларына сөенми мөмкин түгел, - ди Кукмарада яшәүче Габделхәй абый. - Моннан ике ел элек ясалган җәяүлеләр юлы тротуарга түгел, ә газон печәне чәчү, чәчәкләр утырту өчен менә дигән урын ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев