19 август 2016 яңалыклары
-
Байлангар һәм Ядегәр авылларында халык җыеннары узды(+фото)
Авыл җирлекләрендә беренче яртыеллыкта башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары бүген Байлангар һәм Ядегәр авыл җирлекләрендә үткәрелде. Анда җирлек башлыклары Илфат Минегалиев, Илгиз Әминовларның хисаплары тыңланды. Шулай ук районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән дә таныштырылды, халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде. Җыеннарда...
-
Ринат Мөхәммәтшин истәлегенә футбол турниры булды(+фото)
Районда Ринат Мөхәммәтшин истәлегенә футбол турниры үткәрү матур традициягә әйләнде. Әлеге турнирны ул үзе исән чакта ук үткәреп килде, аның вафатыннан соң да, менә ике ел инде бу традиция дәвам итә. Ел саен уеннарның финал өлешенә Ринат абыйның кияве Казан мэры Илсур Метшин үзе кайта. Шулай ук биредә Ринат аганың...
-
Балачак хатирәләре
Авылдагы бер энекәшем белән кичтән сөйләштек тә, 1 майда үзебезнең авыл зиратына барып, туганнарыбызның каберлекләрен чистартып кайтырга булдык. Иртән иртүк авылга кузгалдык. Авыл башына кайтып керсәм, урам тулы бала-чага. Өйдән-өйгә йөреп йомырка җыялар - Пасха бәйрәме. Эй, күңелле дә соң инде шушы бәйрәм вакытлары. Без дә башта энекәшләргә, аннары олы...
-
Район делегациясе Арчада узган ветеринария хезмәткәрләре көнендә катнашты
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин җитәкчелегендәге делегация Арчада узган ветеринария хезмәткәрләре көнендә катнашты. Әлеге чарада район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Нургали Гарипов республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән, ә район ветеринария берләшмәсе коллективы "Иң уңайлы ветеринария берләшмәсе" конкурсында икенче урынга лаек булып, грамота белән бүләкләнде.
-
Ядегәр авылыннан Азат Мифтахов - чын талант иясе
Кул эшләре белән шөгыльләнгән кешеләргә һәрвакыт сокланып карыйм. Гади генә әйберләрдән никадәр матурлык тудыра бит алар! Юкка гына шундый талант ияләрен алтын куллы дип әйтмиләрдер. Интернет челтәренә үзенең эшләнмәләренең фотосурәтләрен куйган 27 яшьлек Азат Мифтаховның да гаҗәеп матур эшләре миндә зур кызыксыну уятты. Чыннан да, ул ясаган кул эшләрен күреп...
-
Мәктәп формасын ничек дөрес сайларга?
Бүген республикада мәктәп, лицей укучылары өчен мәктәп формалары тегү белән шөгыльләнгән 40 оешма исәпләнә. Сайлау мөмкинлеге җитәрлек: фасоннар, төсләр дә күзне камаштыра, шул ук вакытта форманың сыйфаты да бер-берсеннән аерыла. 1 сентябрьгә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе махсус мәгълүмат кампаниесен башлады. Шул рәвешле белгечләр халыкка сыйфатсыз киемне аеырырга өйрәтә, мәктәп формасын...
-
Социаль хезмәтләр җыелмасы яки акчалата түләүне сайларгамы?
Кая ашыгадыр бу вакыт: инде җәйнең соңгы ае да узып бара. 1 октябрьгә дә күп калмады. Димәк, бушлай даруларга хокуклары булган райондашларыбыз өчен ныклап уйланыр чак: социаль хезмәтләр җыелмасынмы яисә акчалата түләүне сайларгамы? Бүгенге көн өчен әлләни зур булмаган суммага кызыгып, ялгышырга язмасын: чир көчәеп киткән очракта даруларга үз акчаңны...
-
Тоймалылар гектарыннан 50 центнердан артык уңыш җыеп ала алган: уңыш сере нәрсәдә?
Әле кайчан гына урып-җыю эшләренә старт бирелеп, амбарларга беренче олаулар кайткан иде. Инде урак төгәлләнүгә таба бара. "Тойма" ширкәтендә дә эшнең кызу вакыты. Быел биредә гектарыннан уртача илле центнердан артык уңыш җыеп алалар. Мондый байлыкка нинди юллар илтә? Хуҗалык җитәкчесе Рәҗәп Галиев белән сөйләшү шул хакта. 1. "Тойма" ширкәте басулардан...
-
Күркәүч театры коллективын котлыйбыз!
Кәркәүч мәдәният йортында эшләп килүче театр коллективына халык театры исеме бирелде. Җитәкчесе Гафан Насыров. Котлыйбыз!
-
"Нараткай"да юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара узды
17 август көнне "Нараткай" лагерендә ял итүче яшьүсмерләр өчен балалар үзәк китапханәсе мөдире Зөлфия Гатауллина һәм китапханәчесе Лилия Гариповалар юл кагыйдәләренә багышланган "Игътибар, балалар" исемле әңгәмә үткәрделәр. Очрашу кызыклы спорт уеннары белән тәмамланды.
-
Районыбыз басуларында урып-җыю эшләре ахырына якынлаша
Бүгенге көндә районыбыз басу-кырларында урып-җыю эшләре ахырына якынлаша, Вахитов исемендәге, "Урал", "Рассвет" хуҗалыклары, "Лесной" агрофирмасы игеннәрне тулысынча җыеп ала алды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә игеннәрнең 88 проценты (29300 гектар) җыеп алынган, барлыгы 91347 тонна ашлык суктырылган. Һәр гектардан уртача 31,2 центнер уңыш чыга....