Ядегәр авылыннан Азат Мифтахов - чын талант иясе
Кул эшләре белән шөгыльләнгән кешеләргә һәрвакыт сокланып карыйм. Гади генә әйберләрдән никадәр матурлык тудыра бит алар! Юкка гына шундый талант ияләрен алтын куллы дип әйтмиләрдер. Интернет челтәренә үзенең эшләнмәләренең фотосурәтләрен куйган 27 яшьлек Азат Мифтаховның да гаҗәеп матур эшләре миндә зур кызыксыну уятты. Чыннан да, ул ясаган кул эшләрен күреп...
Кул эшләре белән шөгыльләнгән кешеләргә һәрвакыт сокланып карыйм. Гади генә әйберләрдән никадәр матурлык тудыра бит алар! Юкка гына шундый талант ияләрен алтын куллы дип әйтмиләрдер. Интернет челтәренә үзенең эшләнмәләренең фотосурәтләрен куйган 27 яшьлек Азат Мифтаховның да гаҗәеп матур эшләре миндә зур кызыксыну уятты.
Чыннан да, ул ясаган кул эшләрен күреп таң калырлык. Ниләр генә юк: үзенчәлекле һәм уңайлы эскәмияләр, ишек тупсалары, сөлге элгечләре, зур фоторамкалар, кырлары матур бизәкләр белән эшләнгән, һәрберсе үзенчәлекле шарлавыклар, төрле-төрле киштәләр, бала караватлары, копилкалар, шкатулкалар, гөл савытлары һәм алар өчен подставкалар - дөресен генә әйткәндә, боларны санап та бетерә торган түгел. Әлбәттә, мондый кул эшләре вакыт һәм түземлелек тәлап итә. Сәләте аның балачактан ук булган. Ә аны үстерү бары тик тырышлыгыннан, булганлыгыннан тора.
-Агач эше буенча беркайда да укымадым. Беренче сыйныфтан ук кулга чүкеч, балта тота белә идем. Чукеч белән бармакка сугулар да булды, шулай өйрәндем инде, - ди Азат, көлемсерәп. - Шул чакта ук үзем утырып йөри торган машина ясадым. Тәгәрмәчле, рульле машина килеп чыкты. Аңа бау тагып, абый белән бер-беребезне тартып йөртә идек. Сыйныф җитәкчем безгә килгәч, әни аңа әлеге машинаны күрсәтте. Укытучым бик гаҗәпләнде, мине мактап та алды.
Ул үзе техникумда укып, газ белгече һөнәрен алган. "Укуны тәмамлаганнан соң, икенче көнне үк армия сафларына киттем, - ди егет. - Хезмәт итеп кайтканнан соң, пластик тәрәзәләр ясау эшенә керештем, эшемне бик яратам, ә укыган һөнәремә никтер күңелем тартмады".
Азатның әйтүе буенча, агач эшләре аның өчен - хобби. Күбрәк үзе һәм туганнары өчен ясый икән.
- Өйдә телевизор карап утырырга яратмыйм, вакытны бушка үткәрәсе килми, - ди ул -. Берәр нәрсә ясау, уйлап табу минем өчен бик кызыклы. Агач эшенә кереп китсәң, башка бернәрсә турында да уйламыйсың. Башлаган эшне тизрәк ахырына җиткереп, аның нәтиҗәсен күрәсе килә. Бер тотынсам, туктый алмыйм, шуңа күрә вакыт та алай күп китми.
Шундый үзенчәлекле эшләнмәләр ясау өчен фантазиянең дә көчле булуы мөһим. Азат та күп очракта ясыйсы әйберен үзе уйлап таба яисә интернеттан ала икән. "Ләкин нәкъ шундагы кебек үк ясаганым юк, кайбер җирләре ошап бетмәскә дә мөмкин, аларны үземчә үзгәртергә тырышам", - ди ул.
Азат белән сөйләшә торгач, аның башка сәләтләре барлыгын да белдем. Гаҗәеп матур итеп рәсемнәр дә ясый икән әле ул. Кыш көне исә Азат комнан рәсем ясарга өйрәнгән. Авыл җирендә моның белән шөгыльләнүче кеше бардыр дип һич уйламый идем. Бу инде талант кына түгел, ә Азатның максатчан булуының да бер билгесе.
Элегрәк якташым электроника белән дә шөгыльләнгән, хәзер исә аңа вакыты җитми икән. Дөрес, күптән түгел генә көй чыгара торган шарлавык ясаган.Тимерчелек белән дә шөгыльләнә, тимерне төеп, төрле әйберләр ясый. Ә эретеп-ябыштыру эше белән инде мәктәп елларынннан ук таныш икән. Һава торышының нинди булуына карамастан, балык тотарга да бик һәвәс.
"Өйдә дә ремонт башлап җибәрдем, шуларны эшләп бетерергә планнарым", - дип сөйләде Азат.
Әле утыз яше дә тулмаган Ядегәр егете алга таба тагын ниләр майтарыр икән?
Марсилә ФӘХРЕТДИНОВА, КФУ студенты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев