Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тоймалылар гектарыннан 50 центнердан артык уңыш җыеп ала алган: уңыш сере нәрсәдә?

Әле кайчан гына урып-җыю эшләренә старт бирелеп, амбарларга беренче олаулар кайткан иде. Инде урак төгәлләнүгә таба бара. "Тойма" ширкәтендә дә эшнең кызу вакыты. Быел биредә гектарыннан уртача илле центнердан артык уңыш җыеп алалар. Мондый байлыкка нинди юллар илтә? Хуҗалык җитәкчесе Рәҗәп Галиев белән сөйләшү шул хакта. 1. "Тойма" ширкәте басулардан...

Әле кайчан гына урып-җыю эшләренә старт бирелеп, амбарларга беренче олаулар кайткан иде. Инде урак төгәлләнүгә таба бара. "Тойма" ширкәтендә дә эшнең кызу вакыты. Быел биредә гектарыннан уртача илле центнердан артык уңыш җыеп алалар. Мондый байлыкка нинди юллар илтә? Хуҗалык җитәкчесе Рәҗәп Галиев белән сөйләшү шул хакта.

1. "Тойма" ширкәте басулардан соңгы елларда районда күрелмәгән уңыш җыеп ала алды. Өстәвенә, аз чыгымнар белән. Моңа ничек ирештегез?

-Чыннан да, быел бөртеклеләрнең уңышы безне куандырды. Кайбер басуларда, мәсәлән, бодайның аерым сорты гектарлардан уртача63,6 центнер уңыш чыкты. Моңа кадәр әлеге күрсәткечнең 38 центнердан да арта алганы юк иде. Анысы да соңгы елларда кабатланган корылыкка кадәр күзәтелде. Шуңа күрә көзге бодай игүдән баш тартмакчы да булдык.

Минемчә, югары уңыш алу берничә факторга бәйле: туфракны җиренә җиткереп эшкәртү һәм дымны саклау, сыйфатлы чәчүлек материал, кыска срокта тиешле таләпләрне үтәп чәчү, урак өсте башланганчы басу-кырларны авыру һәм корткыч бөҗәкләрдән саклау, ягъни бер-бер артлы башкарылучы тулы бер технология. Әмма кеше факторы һәрвакыт беренче булып кала. Баш агроном, аның кушканын төгәл үтәүче механизаторлар югары күрсәткечләргә ирешүнең башында торалар. Һәм, ниһаять, матди-техник база.

Без көзге айлардан ук, ашлыкны амбарга салып куйгач, киләсе ел уңышының технологик картасын төзи башлыйбыз. Шул вакытта ук планлаштырылган продукциянең үзкыйммәте билгеләнә һәм киләчәктә аны киметү турыда уйланабыз.

2. Әлеге күрсәткечләргә ирешүдә сездә кулланыла торган яңа ноу-тилл технологиясенең дә өлеше бармы? Бу алымны кертергә ничек тәвәккәлләдегез? Кырчылыкта кулланылган төрле технологияләрнең күбесе үзен акламады бит.

-Соңгы елларда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һава шартлары сыный килде, басу-кырлар корылыктан иза чикте. Шуңа күрә мондый шартларда югары уңыш алу өлешчә ноу-тилл технологиясенә дә бәйледер, дип уйлыйм. Ноу-тилл - туфракны сукаламыйча чәчү дигәнне аңлата. Махсус техника ярдәмендә җирнең өске катламы йомшартыла, ягъни туфракны әлеге алым белән эшкәрткәндә дым каплатасы, культивация ясыйсы юк, туратып көздән җиргә сиптерелгән салам дымны сакларга ярдәм итә. Бу технология белән эшләгәндә эрозия белән бәйле процесслар кими, туфракта органик матдәләр - гумус катламы арта. Шул рәвешле әлеге технология туфракның уңдырышлылыгын арттырырга ярдәм итә. Чәчү туфрак җитешкәнгә карап башкарыла. Гербицидлар белән эшкәртергә туры килә, әмма кыр эшләрен традицион юл белән башкарган очракта да чүп үләннәргә каршы көрәш чараларын кулланмыйча булмый бит.

Ноу-тилл ысулы белән алты ел шөгыльләнәбез. Моңа аерым 200 гектарлы басу билгеләдек. Быел 250 гектарлы тагын бер басуны әлеге ысул белән эшкәртә башлыйбыз.

Без күп йөрибез, өйрәнәбез. Баш агроном Мөнир Галимҗанов өч ел дәвамында Ростов өлкәсенә барып, аларның тәҗрибәсен, эш алымнарын күреп кайтты. Шулай ук ул анда Аргентина, Бразилия, Украина фермерлары, белгечләре белән аралашты.

3. Ноу-тиллның өстенлеге нидә?

- Ноу-тиллның өстенлеге шунда: әлеге алымны кулланган очракта җитештергән продукциянең үзкыйммәте шактый түбән була, мәсәлән, 2015 елда ноу-тилл белән эшкәртелгән басуларда бер гектарга 14740 сум чыгым тотылса, гадәти традицион технологиядә 19667 сум акча киткән. Үткән ел арпаны ике төрле ысул белән чәчеп карадык. Традицион технология белән эшкәртелгәнендә арпаның үзкыйммәте 5,2 сум, ә ноу-тилл белән 3,8 сум тәшкил итте. Басуга техника да аз чыга, шул рәвешле ягулык-майлау материаллары да янга кала.

Бу ысулны идеаль дип әйтмәс идем, ләкин бүгенге көндә үзкыйммәтне киметү өчен кулай. Ләкин һава шартлары уңай килмәсә, нинди генә технология куллануга карамастан, хезмәтнең көтелгән нәтиҗәсе булмаска мөмкин.

4.Соңгы елларда сез орлыкчылык белән җитди шөгыльләнә башладыгыз. Ниятегез - якын киләчәктә үзебезнең район хуҗалыкларын гына түгел, күрше-тирә районнарны да югары сыйфатлы орлыклар белән тәэмин итү.

-Орлыкчылык белән шөгыльләнү ул - катлаулы процесс, аның кәгазь эше дә күп, сортларны аера белергә кирәк. Хуҗалык территориясендә дә клиентларны кабул итәрлек чисталык, тәртип булырга тиеш. Безнең максат: күп орлык түгел, ә сыйфатлы, районлаштырылган чәчүлек материал җитештерү. Безнең белән хезмәттәшлек итүче коллегаларыбызга, мөмкинлек булганда, тәҗрибә участокларын һәм үзебезнең тулы технологияне күрсәтергә тырышабыз. Аларның теләк, тәкъдимнәрен игътибар үзәгендә тотабыз. Күрше-тирә районнарны орлык белән тәэмин итүгә килгәндә, әлбәттә, бик зур масштабларны күз алдында тотып булмый, шулай булса да, бүген инде безнең байтак даими клиентларыбыз бар. Мәсәлән, Нократ Аланы, Малмыж, Саба, Мамадыш, Зәй районнарыннан бүген үк көзге һәм язгы культура орлыкларына заказ алдык, моңа хәзерлек эшләре бара.

5. Килешәсездер, әлеге эшләрне үз вазыйфаларына җаваплы караучы кадрлардан тыш башкарып чыгып булмас иде. Бу мәсьәлә сездә ничек хәл ителгән?

-Мул уңышның нигезендә зур хезмәт ята. Яхшы кадрлар булган коллектив белән генә зур эшләр башкарырга мөмкин, бу яктан без бик уңдык. Коллективның нигезен тәҗрибәле механизаторлар тәшкил итә. Ядегәр, Адай, Туембаш, Чуллы, Мәчкәрә, Күкшел авылларыннан килеп эшләүчеләр бар. Караклык, эчүчелек дигән фактларны белмибез. Шундый принциптан чыгып эш итәбез: бездә эшләгән кеше теләгән кадәр икмәген, саламын, печәнен алырга тиеш. Туклану бушка. Эштән соң күңелле итеп ял да итә беләбез.

Коллективта бер кешене генә аерып мактарга тел әйләнми, чөнки барысы да тырыш, булганнар. Һәркайсының үзенә күрә бер сәләте, өстенлеге бар. Рәхмәт аларга. Ләкин шулай да баш агроном Мөнир Галимҗановны билгеләп үтәсем килә. Хуҗалыкның язмышы үз эшенең остасы, тәҗрибәле, тырыш әлеге белгеч кулында. Ә төп ярдәмчебез, киңәшчебез - Туембаш авылында туып-үскән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов. Туембаш җирлегендә һәм "Тойма" ширкәтендә нинди генә уңай башлангыч булмасын, ул аның инициативасы белән эшләнә.

фото http://informaplus.ru/uploads/posts/2014-08/agrarii-krasnodara-sobrali-rekordnyy-za-poslednie-10-let-urozhay-zerna_1.jpeg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев