Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Социаль хезмәтләр җыелмасы яки акчалата түләүне сайларгамы?

Кая ашыгадыр бу вакыт: инде җәйнең соңгы ае да узып бара. 1 октябрьгә дә күп калмады. Димәк, бушлай даруларга хокуклары булган райондашларыбыз өчен ныклап уйланыр чак: социаль хезмәтләр җыелмасынмы яисә акчалата түләүне сайларгамы? Бүгенге көн өчен әлләни зур булмаган суммага кызыгып, ялгышырга язмасын: чир көчәеп киткән очракта даруларга үз акчаңны...

Кая ашыгадыр бу вакыт: инде җәйнең соңгы ае да узып бара. 1 октябрьгә дә күп калмады. Димәк, бушлай даруларга хокуклары булган райондашларыбыз өчен ныклап уйланыр чак: социаль хезмәтләр җыелмасынмы яисә акчалата түләүне сайларгамы? Бүгенге көн өчен әлләни зур булмаган суммага кызыгып, ялгышырга язмасын: чир көчәеп киткән очракта даруларга үз акчаңны ничек җиткермәк кирәк? Аена йөзәр мең сумлык препаратлар кирәк булган кешеләр бар бит. Өстәвенә бәяләр шифалы яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр кебек артып тора. Менә шуңа күрә чирләре җитди булган кешеләр икеләнеп маташмый.

-Ничек баш тартыйм инде ташламалы дарулардан? - дип гаҗәпләнде Манзарас авылында яшәүче хезмәт ветераны Равил абый Зыятдинов. - Миңа табиб язып биргән бер препаратның бәясе генә дә 800 сумга якын тора. Башкалар да акчалата түләү алырга ашыкмасыннар, иң элек табиб белән киңәшләшсеннәр иде.Чир сорап килми бит ул. Иртәгәсен ни буласын беребез дә белмибез. Әкәмәт кыйммәтле дарулар кирәк булуы ихтимал. Әмма акчалата түләү сайлагансыз икән, 1 октябрьдән соң инде Пенсия фондына бирелгән гаризаны бер ел дәвамында үзгәртеп тә, даруларны бушлай алып та булмаячак.

Бер өй аша гына яшәүче күршесе Гали абый Сабитов та ташламалы дарулардан файдалана икән. Хезмәт юлын балалар укытудан башлап, колхозда партия комитеты сәркатибе, районның "Халык контроле" рәисе буларак үткән ветеранны йөрәк авыртуы, тын бетү һәм башка чирләр дә борчый.

-Дәваханәгә үзем генә йөри алмыйм, 81 яшь бит инде миңа, шуңа күрә улым Илнур машинага утыртып алып бара. Регистратурага шалтыратып, участок табибына билгеле бер көнгә һәм сәгатькә язылабыз да, шул вакытка гына киләбез. Бик уңайлы. Авыртуым билгеле булганлыктан, рецептларны күп очракта улым яздырып ала, - ди Гали абый.

-Участок табибы ташламалы даруларның аптекага кайсы көннәрдә кайтачагын алдан әйтеп җибәрә, - дип сүзгә кушылды кырык ел медицина хезмәткәре булып эшләгән тормыш иптәше Майфруз ханым. - Әйтик, шушы август аенда 10, 20, 27 көннәрендә кайтачагын искәртте. Шул көннәрнең берсендә кайтмаса, икенче юлы алырга мөмкин булачак. Элгәре ташламалы дарулар айга бер генә тапкыр бирелгәндә чиратлар зур була иде, хәзер алай түгел. Бернидән зарланмыйбыз.

Гали абыйга моңарчы Германиядә җитештерелгән препарат бирелгән, дәвалау көче бер үк дип, хәзер аны үзебездә ясалган аналогына алыштырганнар. Монысының бәясе бераз арзанрак. Ташламалы дарулар өчен дәүләттән бирелгән акчаны һәркемгә җиткерергә кирәк бит. Социаль пакетның шәфкатьлелекне сыный торган ягы бар: үзара ярдәмләшү кассасы кебек ул. Гали абый әнә шулай фикер йөртә. Ә сез?

Агымдагы елда социаль хезмәтләр җыелмасының айлык күләме:

дарулар өчен - 766,55 сум,

санаторий-ял йортларында дәва алу өчен - 118,59 сум,

тимер юл транспортында йөрү өчен - 110,09 сум

фото http://asilikyl.ru/uploads/posts/2015-09/1442207752_eba3dc1beeb8d788175e0ae5c4986a55_xl.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев