19 февраль 2018 яңалыклары
-
Элмә такталарны яңартасы иде
Шәһәр башкарма советына кереп, үзара салым акчасын әле яңарак кына түләп чыктым. Миңа ул 300 сум акча жәл түгел, рәхәтләнеп бирәм, чөнки шәһәребез матурлана, төзекләнә бара. Әмма шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллинга да җиткерәсе сүзем бар иде. Ул - урамдагы элмә такталар турында. Аларны куйганнарына инде 15-20 ел чамасы...
-
Түбән Арбашта Лев Толстой елы уңаеннан чара үткәрелде
2018 ел Татарстанда "Лев Толстой елы" дип игълан ителде, аның тууына быел 190 ел була.
-
Гражданнарны хезмәт хакын түләмәүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышырга чакыралар
Барлык мөрәҗәгатьләр буенча закон тарафыннан билгеләнгән срокта һәрьяклап һәм объектив тикшерү үткәреләчәк.
-
Татарстанның аз керемле 2 мең пенсионеры бушлай азык-төлек алачак
Пенсионерларга тиз искерми торган он, шикәр комы, үсемлек мае, чәй, консерва кебек ризыклар таратыла.
-
Олыяз авыл җирлегендә халык җыены булды
Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннарының чираттагысы Олыяз авыл җирлегендә үтте.
-
Кукмарада өстәл теннисы буенча ачык турнир үткәрелә
24 февральдә "Зилант" спорткомплексында өстәл теннисы буенча ачык турнир үткәрелә. Башлана 9.00 сәгатьтә.
-
Кукмаралыларны кыска эш атнасы көтә
Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, республикада яшәүчеләр 23, 24 һәм 25 февральдә ял итәчәк.
-
“Хезмәт даны“ газетасына узган елгы бәядән язылып кал!
2018 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу бара. 31 мартка кадәр "Хезмәт даны" һәм "Трудовая слава" газеталарына узган елгы бәядән - 660 сумнан язылырга мөмкин. Ә аннан соң, почта чыгымнары арту сәбәпле, подписка бәясенең артуы көтелә.
-
Фото: Сәрдекбашта Муса Җәлилне искә алдылар
Сәрдекбаш авылы китапханәчесе Гөлназ Нәбиева балалар бакчасында Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан "Батырлык"дәресе үткәрде.
-
Фоторепортаж: Вахит авылында “Туган як моңнары” дигән концерт булды
Районыбызда авыл җирлекләре арасында районкүләм "Туган яктан илһам алып" фестиваль-конкурсларының сайлап алу турлары дәвам итә. Үткән атнада ул Янил авыл җирлегендә үтте.