Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фоторепортаж: Вахит авылында “Туган як моңнары” дигән концерт булды

Районыбызда авыл җирлекләре арасында районкүләм "Туган яктан илһам алып" фестиваль-конкурсларының сайлап алу турлары дәвам итә. Үткән атнада ул Янил авыл җирлегендә үтте.

Янил һәм Вахит авылы белән берлектә, балалар бакчасы, мәктәп укучылары, укытучылар, студентлар, мәдәният, сәүдә йортлары, Вахитов исемендәге хуҗалык хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары көче белән "Туган як моңнары" дип исемләнгән зур концерт оештырылды. "Энҗе" (җитәкчеләре - Венера Зарипова), "Тургай", "Нур" бию төркемнәре (җитәкчеләре - Гөлгенә Нәбиева), "Наза" фольклор ансамбле (җитәкчеләре - Нәсыйха Нәбиева), балалар бакчасына йөрүче нәни балалар (җитәкчеләре - Римма Рәхимуллина), баянда уйнаучы яшь талантларыбыз Айзат Гыйльмуллин, Айгөл Гарифуллина, Әмир Абаев, Ильяс Хисмәтовлар (җитәкчеләре - Рәйхан Гыйльмуллин), авылыбызның хөрмәтле кешеләре -Рөстәм Гыйльмуллин, Әлфия Сәмигуллина, Рөстәм Миннекаевлар, моңлы сандугачларыбыз - Рәйхан Газизуллин, Рәмзил Галиуллин, Гүзәл Нуруллина, Дилүс Нәбиев, Рәйхан Гильмуллин, Раниф Сәмигуллин, Алсу Гарифуллина, Алмаз Муллагалиев, Рамазан Мотыйгуллин, Нияз Кәримуллиннар, юмор осталары, алып баручылар - Гөлия Минемуллина, Шамил Шәфигуллинарның чыгышлары тамашачыларны, фестивальнең жюри әгъзаларын шаккатырып, халыкны ял иттерделәр. Концерт азагында, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамиль Нуриев барлык катнашучыларга, тамашачыларга, авыл җитәкчеләренә зур рәхмәтләрен җиткерде.

Җирлегебездә менә шушындый талантлы балалар, яшьләр, олылар, иҗатны яратучылар яши. Аларның һәрбер чыгышлары матур, сокланырлык. Без әлеге җирлектә яшәвебез белән бик горурланабыз.

Нияз КӘРИМУЛЛИН, Казан дәүләт мәдәният институты студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев