18 декабрь 2015 яңалыклары
-
Мәдәният дөньясында
Каенсар авылы клубында "Бәет яздым утырып" дигән кичә үткәрелде. Каләм тибрәтүче, байтак кына шигырь-язмалар авторы Шәһидулла Мотыйгуллин һәм районыбызның үзешчән шагыйре Харис Мостафин үзләре иҗат иткән бәетләрне тәкъдим иттеләр. Авыл ветераннар советы рәисе Мөдәрия Миннеханова суда аккан кызлар турындагы бәетне сөйләде. *** -Без кукмаралыларга бик рәхмәтле. Кукмара икмәген ашыйбыз, итекләрен,...
-
Кияү белән кәләш начар фотолар өчен туй фотографын судка биргән (+Фото)
Уфада яшәүче яшь пар туй фотографын судка биргән. 13 меңен үз хезмәте өчен алган фотограф эшенең сыйфаты һәм туй көнен истәлеккә калдыру мизгелләренең композициясе турында уйлап, мәшәкатьләнеп баш ватмаган. Тормышындагы иң бәхетле көненең шулай истәлеккә калдырылуын Юлия Мясина күз яшьләрсез генә сөйли дә алмый, чөнки тиздән туганнары килергә тиеш. Алар,...
-
Әчегән җимеш һәм бал (балачак истәлеге)
(Туганыбыз Фәниянең балачак истәлекләре) Балачакта күп вакытыбыз авыл уртасындагы чишмә суыннан хасил булган нәни күл янында пычтырдап үтә иде. Бервакыт ни күрик: күл буена күпләп кара җимеш ташлаганнар! Ул елларда андый тәм-том безгә бик сирәк эләгә: әни шәһәр базарына барып, көньяк сатучыларыннан алып кайтса гына. Анда да әз-әзләп кенә бирә...
-
Илсөя Бәдретдинова тазарырга тели
Хәзер күп артистларга ябыгу җене йокты. Барысы да төрле ысуллар, диеталар белән ябыгырга тырышалар. Ә менә Илсөя Бәдретдинова, киресенчә, тазарырга тели. Тамашачалар күзәтүенчә, соңгы арада Илсөя бик ябыкты. Ул 68 килодан 55 килога калган. Һәм мондый хәл торышы җырчының күңеленә бер дә хуш килми. Илсөя элеккеге кыяфәтен кайтарыр өчен май...
-
Муса Маликов өйләнмәскә булган?!
Дистә елдан артык Германиядә яшәп ятучы Муса Маликовны белмәүчеләр сирәктер. Карьерасына «Әссәламәгаләйкүм» җыры белән килеп кергән бу егет чит җирләрдә дә менә дигән итеп иҗат итеп ята. - Муса, ни хәлләрең бар? Нишләп ятасың? - 17-24 октябрьдә Япониядә Татарстан көннәре булып узды. Мин сәнгать әһелләре төркемендә чыгыш ясадым. Токиодан Хельсинкига...
-
Табиблар баланың күкрәгеннән ишек тоткасын алган
Әлеге хәл Екатеринбургта булган. Мәктәптә куыш уйнап йөргән балаларның берсе ишек тоткасына килеп бәрелгән. Канга баткан балага тиз арада укытучылар ярдәмгә ашыга, табиблар чакыртыла. Бала үзе "шок хәлендә идем, дип аңлата. Шулай булмый ни, ишек тоткасы 3 нче сыйныф укучысы Славаның сәламәтлегенә каты зыян сала. Табиблар аның гомере өчен көрәшә...
-
Пенсия фонды оешуга - 25 ел
Яшьлектә, картлык килер дип, бер дә уйламыйсың. Яшь гомер узмас, беләктән көч китмәс кебек тоела, ләкин табигать кануннары үзенекен итә: кеше үз вакыты белән пенсия яшенә җитә. Бүген, 21нче гасырда, пенсия әби-бабаларыбызныкы кебек исәпләнми, аны билгеләүнең үз кагыйдәләре бар. Иң мөһиме - һәркем үзенең хезмәт юлы башлану белән булачак пенсия...
-
Татарстан юлларында 152 җәяүленең гомере өзелгән
Елның 11 аенда - гыйнвар-ноябрьдә, Татарстан юлларында 152 җәяүленең гомере өзелгән. Шуларның 38е машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте аркасында якты дөньядан китеп барган. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, машина йөртүчеләр гаебе белән үлүчеләр саны ике тапкырга арткан. 2014 елда шул рәвешле һәлак булучылар 19 гына булган....
-
Әй, син, декабрь ае!
Декабрь - иң мәшәкатьле ай: ел буе кул җитмәгән эшләрне төгәлләргә, отчетлар бирергә, яңа килешүләр төзергә кирәк. Реклама һәм подписка буенча планнар үтәлерме? Хезмәтеңә баланс комиссиясе нинди бәя бирер? Моңа шәхси борчулар да өстәлсә... Әле сигез яшьлек сеңелкәшем белән дә сөйләшеп алган идек. Аның да казаны буш түгел икән. -...
-
Бушлай чәч кистерәсе иде
-Мин авылда әти-әни белән яшим. Өчебез дә инвалидлар. Инвалидлар көне уңаеннан үткәрелгән ункөнлектә ни өчен авылга бушлай чәч кисәргә килмиләр икән? Исемемне әйтмим. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана ҖАМАЛИЕВА: -Инвалидларга ташламалы хезмәт күрсәтү буенча акцияләрне без эшмәкәрләр белән оештырабыз, чөнки дәүләтнеке булган чәчтарашханәләр юк. Эшмәкәрләр акциядә катнашырга телиләр икән, без...