Пенсия фонды оешуга - 25 ел
Яшьлектә, картлык килер дип, бер дә уйламыйсың. Яшь гомер узмас, беләктән көч китмәс кебек тоела, ләкин табигать кануннары үзенекен итә: кеше үз вакыты белән пенсия яшенә җитә. Бүген, 21нче гасырда, пенсия әби-бабаларыбызныкы кебек исәпләнми, аны билгеләүнең үз кагыйдәләре бар. Иң мөһиме - һәркем үзенең хезмәт юлы башлану белән булачак пенсия...
Яшьлектә, картлык килер дип, бер дә уйламыйсың. Яшь гомер узмас, беләктән көч китмәс кебек тоела, ләкин табигать кануннары үзенекен итә: кеше үз вакыты белән пенсия яшенә җитә. Бүген, 21нче гасырда, пенсия әби-бабаларыбызныкы кебек исәпләнми, аны билгеләүнең үз кагыйдәләре бар. Иң мөһиме - һәркем үзенең хезмәт юлы башлану белән булачак пенсия күләменә йогынты ясый ала.
Пенсия системасы бер урында гына тормый, ул үсә, үзгәрә. Пенсия түләү турында беренче тапкыр телгә алулар бик борынгы заманнарга барып тоташа. Елъязмаларга күз салсак, князьләр һәм гаскәр башлыклары, сугышчыларының ашау-эчүләре турында гына кайгыртмыйча, яраланган очракта һәм картлыкта тормышларын матди яктан тәэмин итүне дә хәл итә башлаганнар. Хезмәттән киткән сугышчыларга "Сәламәтлекләрен ныгыту өчен" дип аталган беренче түләүләр патша Алексей Романов чорында, 1663 елдан башкарыла.
1720 елда (патша Петр I чоры) пенсия буенча беренче закон - "Рус хәрби диңгез флоты уставы" кабул ителә.
Ил белән Екатерина II идарә иткән елларда тәүге тапкыр пенсия реформасы үткәрелә. Тиешле еллар эшләгән өчен (выслуга лет) пенсия барлыкка килә. Моның өчен 20 ел хезмәт стажы кирәк булган.
1820 елда "Дәүләт хезмәткәрләренә һәм хәрбиләргә пенсия һәм бер тапкыр бирелә торган пособие турында Устав" кабул ителә. Финанс министрлыгында "Үзәкләштерелгән пенсия фонды" төзелә, аның төп эшчәнлеге пенсия һәм пособиеләр түләүдән гыйбарәт була.
1917 елда революциядән соң, Россиядә сәяси режим үзгәрә. Совет властенең беренче көннәреннән үк инвалидлык буенча һәм туйдыручысын югалтканнарга пособиеләр түләнә башлый. 1930 елда "Пенсияләр һәм социаль иминият буенча пособие турында Кагыйдәнамә» кабул ителеп, бюджет акчалары завод-фабрикалар төзелешенә һәм пенсияләр түләүгә җибәрелә. 1932 елда пенсиягә чыгу яше ирләргә - 60, хатын-кызларга 55 яшь, дип кабул ителә. Шул чордан бирле бу яшь күрсәткечләре үзгәрмәде.
1956 елда пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә тарихи ел була: "Дәүләт пенсияләре турында"гы закон кабул ителә. Бу закон 34 ел буе, ягъни 1990 елга кадәр гамәлдә була. Бу чорда СССРда зур демографик үзгәрешләр күзәтелә: пенсионерлар саны 3 тапкырга артып, 16,5 миллионнан 45,2 миллионга җитә. СССР таркалып, яңа дәүләт - Россия Федерациясе төзелгән вакытка пенсия системасында бик күп проблемалар туплана. Аларны хәл итүдә беренче адым 1990 нчы елда Россия пенсия фондын төзү була.
2001 елда Пенсия фондлары ул вакытларда пенсия билгеләүче һәм түләүче социаль тәэминат бүлекләре белән кушыла. Икенче елны пенсия реформасы башлана. Пенсияләр билгеләнгәндә, стаж һәм хезмәт хакыннан тыш, иминият взнослары да исәпкә алынды. Пенсия база, иминият һәм тупланма өлешләрдән тора башлады. Тупланма өлеш 1967 елда һәм аннан соңрак туганнарга гына тиеш.
2015 елның 1 гыйнварыннан яңа реформа башланды: хезмәт пенсияләре иминият пенсияләренә әйләнде. Пенсия исәпләгәндә кешенең пенсия капиталы баллга әйләндерелә. Өлкәннәрне, 1 төркем инвалидларны, инвалид балаларны караган чорлар, армия хезмәте елларына баллар бирелә.
Кукмара районы Пенсия фонды 52 мең иминиятләнгән затка хезмәт күрсәтә, шуларның 15700е - пенсия алучылар. Шулай итеп, Пенсия фонды халыкның матди хәлен яхшыртуга зур өлеш кертә. 2015 ел нәтиҗәләре буенча район халкына 2 миллиард 180 миллион сум акча түләнгән.
Пенсия фонды идарәсендә клиентларны кабул итү буенча дүрт бүлмә бар, алар һәр көнне 8дән кичке 5 сәгатькә кадәр эшли.
Тормыш алга барган саен халыкка хезмәт күрсәтү дә үзгәрә: электрон вариантка күчә бара. Хәзер Пенсия фонды идарәсенә барып йөрмәскә дә,"Шәхси кабинет"ны ачып, электрон гаризаны фондның сайтына җибәрергә була. Пенсия фондына алдан язылып килү дә көннән-көн зуррак урын ала. Без клиентларга хезмәт күрсәтүне тагын да яхшырту бурычын куябыз.
Әлфинур САБИТОВА, район Пенсия фонды идарәсе башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев