18 май 2017 яңалыклары
-
“Чулпан” балалар бакчасы мөдире Ландыш Идиятуллина: “Хыял канатларым чиксез”
"Кешедә бар нәрсә дә гүзәл булырга тиеш: йөзе дә, киеме, уйлары һәм күңеле дә", - дип яза Антон Чехов. Әлеге сүзләр нәкъ менә шәһәребезнең "Чулпан" балалар бакчасы мөдире Ландыш Идиятуллина турында дип әйтсәм, һич ялгыш булмас.
-
Элвин Грей туган көнендә тамашачыларына өр-яңа җыр бүләк итте
Кичә Элвин Грей (Радик Юлъякшинның) туган көне булды. Бу уңайдан татар һәм башкорт эстрадасының иң популяр җырчысы тамашачыларына күптән көтелгән бүләк ясады. Премьера! Рәис Ханнановның һәркемгә таныш "Уфтанма" җыры - бөтенләй яңа яңгырашта, дип яза "Интертат".
-
Пенсия фонды идарәсе исегезгә төшерә
Белгечләр тарафыннан кабул ителү өчен үзегезгә уңайлы вакытка алдан ук язылырга, шулай ук кирәкле белешмәләргә алдан заказ бирергә һәм аларны үзегезгә уңайлы вакытта алырга мөмкин. Алдан язылу һәм документларга заказ бирүне 074 стационар телефоны, 8(84364)074-11 кәрәзле телефоны аша башкарырга була.
-
Тавык итеннән йомшак һәм бик тәмле котлетлар рецепты
Котлет өчен: 1 кг тавык ите, 3 пачка эретелгән сыр (плавленый), яшел суган, укроп, петрушка, 1 йомырка, сарымсак, 2 кашык каймак яки майонез, тәмләткечләр. Пешерү тәртибе: ит, сыр, суган, сарымсак, укроп-петрушканы иттарткыч аша чыгартабыз. Фаршка йомырка, тоз, тәмләткечләр салып, яхшылап болгатабыз. Фарштан кечкенә котлетлар ясыйбыз да, кызган майлы табада пешереп...
-
Кукмараның үзәк урамында асфальтның ярылган урыннарын төзекләндерәләр (фото)
Әлеге эшне "Татавтодор" оешмасы Саба филиалының Кукмара юл ремонтлау-төзекләндерү участогы хезмәткәрләре башкара.
-
Вахит балалар бакчасында “Гаилә көне” үтте
Гаилә ул - җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аның җылылыгы да көчле була. Вахит балалар бакчасында Гаилә көне уңаеннан зур бәйрәм оештырдык. Бәйрәмдә балалар, әти-әниләр бик теләп катнаштылар. Авылыбызның иң матур гаиләләре: Гыйльметдиновлар, Гыйльмуллиннар, Сәмигуллиннар һәм Габделхаковлар үзләренең тырыш, матур гаилә икәнлекләрен тагын бер расладылар. Бәйрәм кичәсе җыр-бию, кызыклы...
-
Кукмарада “Игътибар – балалар!” акциясе бара
Кукмарада балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтүгә багышланган "Игътибар - балалар!" акциясе бара. Аның кысаларында инспекторлар тарафыннан мәктәпләрдә, балалар бакчаларында төрле чаралар оештырыла, рейдлар үткәрелә. Автомобилен махсус балалар урындыгы белән җиһазландырмаган килеш баласын транспортка утырткан 8 шоферга, иминлек каешы эләктермәгән өчен 18 машина йөртүчегә беркетмәләр төзелде. Фирдүс Фәхретдинов, ЮХИДИ...
-
“Ришат, улым, берүк Илһам абыең Шакиров кебек була күрмә, чөнки ул...”
Һаман да шул "балык башы": Ришатның буйдак булып йөрүе тамашачыга тынгы бирми. Җырчы үзе шәхси тормышын пәрдә артында калдыргангамы, тамашачы "тикшеренүләр"еннән туктамый. Бер вакыт аны Гөлназ Асаевага тәкъдим ясаган икән, диделәр. Ә хәзер, Алия Карачурина белән йөри, дигән имеш-мимешләр бар. Әмма Ришат бу сорауга төгәл җавап бирми, ә мөләем итеп...
-
Районда йорт хайваннарын котыру авыруына каршы прививкалау бара
Район ветеринария берләшмәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, барлыгы 30503 баш мөгезле эре терлеккә (шуның 24660ы - хуҗалыкларда) котыру авыруына каршы профилактик вакцинация үткәрелгән. 2722 кәҗә һәм сарыкка, 552 атка (150се - хуҗалыкларда), 3208 эткә, 4739 песигә прививка ясалган. Эт һәм песиләрне вакцинацияләү Урта Комар, Күкшел, Түбән Үрәс җирлекләрендә яхшы оештырылган. Ә...
-
Игътибар: “Хезмәт даны” газетасына язылу бәясе төште
Хөрмәтле газета укучылар! 21 майга кадәр газета-журналларга язылу декадасы бара. Әлеге чорда матбугат чараларына, шул исәптән "Хезмәт даны" газетасына быелның икенче яртыеллыгы өчен ташламалы бәядән язылырга мөмкин. Район газетасына 6 айга язылу бәясе 648 сум булса, декада чорында ул - 596 сум 34 тиен.
-
Бәрәңгедән шаккаткыч уңыш алу серләре
Бәрәңгедән мул уңыш үстереп алыйм дисәң, хәстәрен көздән үк күрә башларга туры килә. Бәрәңге алганда, иң зур уңыш биргән көчле төпләрдән тавык йомыркасы зурлыгындагы сау-сәламәт бүлбеләрне аерым бер күчкә җыеп барабыз. Беркадәр җилләткәннән соң, тишекле пластик яки агач тартмаларга тутырып, ай буе җылы, якты верандада яки теплица эчендә тотып, тулысынча...
-
Киез итек-киез комбинатының 150 еллыгы уңаеннан Кукмарада нинди чаралар узачак?
20 майда Кукмара киез итек-киез комбинатының 150 еллыгы уңаеннан үтәчәк бәйрәм чаралары программасы: 13.00-16.00 - Җиңү Паркы каршындагы мәйданда комбинат юбилее уңаеннан бәйрәм. Концерт. Ярминкә. 13.00 -20.00 - Күңел ачу, "Казан егетләре" төркеменең зур концерты. 22.00 - бәйрәм салюты. 22.00 - 23.00 - дискотека прогораммасы. 20.05.2017 ел - комбинат юбилее...
-
«Халык синоптигы” фаразы: Матур җәй көтмәгез, авыр ел килә. Юрарга да ярамый, әмма бер-ике хәвеф күренә...
Һава торышы кеше холкы кебек хәзер, биш минут саен үзгәрә. 1 майдагы 25 градус эсселеккә түзә алмыйча чишенеп аттык та, ике-өч көннән кабат кышкы куртка кирәк булды. Май кояшы әле дә сөендерми, җиле өтеп ала, урамга чыгарга кот оча. Бу хәлләр кайчанга кадәр дәвам итәчәк? Эссе көннәр кайчан җитә? Шуларны...
-
Кукмарада иртәгә “Тоннель” операциясе узачак
Иртәгә, 19 майда, 14.00-16.00 сәгатьләрдә Кукмара-Шәмәрдән юлының 3нче чакрымында "Тоннель" операциясе узачак. Әлеге чараның максаты: исерткеч хәлдә руль артына утыручы һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозучы шоферларны ачыклау. Фирдүс Фәхретдинов, ЮХИДИ начальнигы
-
Кукмарада тузган торак программасы буенча төзелгән 4 йорт файдалануга тапшырылды (фото)
Федераль программа буенча сафка баскан 3әр катлы, 24әр фатирлы йортларда авария хәлендәге муниципаль йортларда яшәгән 86 гаилә, 7 ятим бала яшәячәк