Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Чулпан” балалар бакчасы мөдире Ландыш Идиятуллина: “Хыял канатларым чиксез”

"Кешедә бар нәрсә дә гүзәл булырга тиеш: йөзе дә, киеме, уйлары һәм күңеле дә", - дип яза Антон Чехов. Әлеге сүзләр нәкъ менә шәһәребезнең "Чулпан" балалар бакчасы мөдире Ландыш Идиятуллина турында дип әйтсәм, һич ялгыш булмас.

...Табигатьнең яшеллеккә күмелгән мәлендә Түбән Үрәс авылында Хәнәфи абый белән Венера апа гаиләсендә бик матур бер кызчык дөньяга килә. Җисеменә туры китереп, чәчкәдәй матур булсын дип, аңа Ландыш исеме кушалар. Балачактан белемгә омтылган кыз, әти-әнисенең һөнәрен дәвам итеп, киләчәген укытучылык һөнәре белән бәйләргә була.

-Свердлау өлкәсендә белем алган елларымны, студент вакытларны хәзер дә сагынып искә алам. Иң күңелле чор булган икән ул, - ди Ландыш ханым, яшьлек хатирәләренә бирелеп. - Кулыма диплом алгач, туган ягыма кайттым. Шунысы сөенечле: беренче хезмәт юлымны башлаган вакытларда да, хәзер дә юлымда һәрчак миһербанлы, изге күңелле кешеләр генә очрый. Язмышымны мәгариф тармагы, балаларга белем-тәрбия бирү өлкәсе белән бәйләвемә һич үкенмим.

Кемгәдер дөрес бәя бирү өчен аның белән аралашу гына җитми, минемчә. Ә эш-гамәлләрен күзәтү, хезмәт нәтиҗәләрен өйрәнү дә кирәктер.

Хезмәт Ландыш Идиятуллинаны бизәп кенә калмый, ул аңа шатлык чыганагы да була. Эшеннән тәм, ләззәт тапкан кеше үзен бәхетле тоя. Ул һәр иртә сөенеп эшенә бара, күңелен биреп эшли. Хезмәте белән башкаларга, иленә файда китерүенә куана. Нинди авырлыклар булса да, куркып калмый, яңа үрләр яулый, тырышлыгы белән куйган максатларына дәрәҗәләргә ирешә. Ул җитәкләгән "Чулпан" балалар бакчасы көннән-көн күзгә күренеп үзгәрә. Бакчага килеп керү белән үзеңне әкият илендә кебек хис итәсең. Үз хезмәтеңә бәя биргәндә, үткән көннәр, кылган эшләр турында уйланасың. Баксаң - гомер заяга узмаган икән! Моның ачык дәлиле булып, күпсанлы Мактау грамоталары, затлы бүләкләр тора. 2015 елда республика күләмендә уздырылган "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" бәйгесендә җиңү яулап, грант оттык. Шушы елны ук республика күләмендә оештырылган "Иң яхшы балалар бакчасы" конкурсында да беренчелекне алып, тагын бер грантка ия булдык.

-Язмышыма чиксез рәхмәтлемен. Яраткан эшем, хезмәттәшләрем, минем өчен өзелеп торучы гаиләм: пар канатым Илфак, улым Аяз, туганнарым бар, - ди Ландыш ханым. - Хыял канатларым чиксез. Үземә, үз балама ни теләсәм, балалар бакчасында тәрбияләнгән сабыйларга да шул теләктә мин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев