18 май 2016 яңалыклары
-
Кукмарада штаб күнегүләре узачак
Иртәгә, 19 майда, районда 03.00-14.00 сәгатьләрдә гражданлык оборонасы буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару төп чаралар планы нигезендә штаб күнегүләре узачак. Күнегүләр барышында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар уздырылачак. Район халкыннан тынычлык һәм тәртип саклауны сорыйбыз.
-
РДКда “Гаилә бәйрәме” узды (фото)
Әлеге чарага районыбызның күркәм гаиләләре чакырылган иде. Бәйрәмдә Күкшел авылыннан үзләренең ике балалары янына тагын бер кыз алып тәрбияләгән Вәлиевлар, Кукмарада яшәүче, "Спорт" номинациясендә җиңү яулаган Вахитовлар гаиләләре тәбрикләнде. Куркино авылыннан Римма Ракеева һәм Иске Кнә-Юмьядан Надежда Семеноваларга "Ана даны - Материнская слава" медальләре тапшырылды. Тантанада катнашучыларны район башлыгы урынбасары...
-
Кукмарада Сабантуй уздыру көне билгеле
Район башлыгының карары нигезендә татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй авыл җирлекләрендә - 4 июньдә, Кукмарада 5 июньдә үткәреләчәк. Бәйрәмнең тулы программасы "Хезмәт даны" газетасында биреләчәк.
-
17 көндә – 17 кешенең гомере өзелгән
Кичә, 17 майда, Татарстан кеше сәламәтлегенә зыян китергән 17 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуның аркасында 18 кеше тән җәрәхәте алган. Май аеның 17 көнендә республика юлларында 17 кешенең гомере өзелгән. Тулаем алганда, майда сәламәтлегенә зыян килүчеләр дә булган 192 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: 215 кеше җәрәхәт алган. Кичә, 17 майда, ЮХИДИ хезмәткәрләре...
-
Декада төгәлләнәчәк, бәяләр кабат күтәреләчәк
Кадерле абунәчеләребез! Газетага язылу декадасы төгәлләнергә өч көн вакыт калды. Ташламалы бәяләрдән газета-журналларга язылып калыгыз. "Хезмәт даны" газетасына декада кысаларында 534 сум 60 тиеннән язылырга мөмкин. Ә аннан соң аның яртыеллыкка язылу бәясе 594 сум булачак.
-
Транспортны теркәү - Интернет аша
Электрон хезмәтләр тормышыбызгә көннән-көн күбрәк үтеп керә. ЮХИДИ идарәсе тарафыннан да берничә электрон хезмәт күрсәтелә. Болар: автомототранспорт йөртү таныклыгына ия булу өчен имтиханга язылу, машина йөртү таныклыгын, вакытлы рөхсәт кәгазләре алу, автомобиль штрафлары, автомототранспортны теркәү. Иң элек www.gosuslugi.ru Федераль дәүләт хезмәтләре порталында Эчке эшләр министрлыгы бүлеген табарга һәм үзегезгә кирәкле...
-
Яхшылыкның иртәсе, киче юк
Авыл җирендә һәр кешенең яшәве - уч төбендә кебек. Олыяз авылында туып-үскән, шунда гомер кичергән Закиров Мортаза Мөхәммәтзакир улының гаиләсе дә күпләргә үрнәк булырлык итеп яшәде. Булдыклы, таза тормышлы, абруйлы бу гаиләдә 9 бала тәгәрәшеп үсте. Аларның барысының да уртак сыйфатлары - алар үзләре өчен генә яшәмиләр, кешегә ярдәм итәргә...
-
Татарстанда БДИ бетерелә?!
Татарстан мәктәпләрендә ата-аналар БДИны кичектерүне сорап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырырга әзерләнгән мөрәҗәгатьне хуплаучылардан тавыш җыя башлаган, дип хәбәр итә rbc.ru. Мондый тәкъдим белән "Бердәм Россия"нең алдан тавыш бирүдә катнашучысы, Социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе, дүрт бала анасы Ирина Волынец чыккан. Аның фикеренчә, әгәр БДИ бирүне туктатмасак безнең мәгариф системасы...