Яхшылыкның иртәсе, киче юк
Авыл җирендә һәр кешенең яшәве - уч төбендә кебек. Олыяз авылында туып-үскән, шунда гомер кичергән Закиров Мортаза Мөхәммәтзакир улының гаиләсе дә күпләргә үрнәк булырлык итеп яшәде. Булдыклы, таза тормышлы, абруйлы бу гаиләдә 9 бала тәгәрәшеп үсте. Аларның барысының да уртак сыйфатлары - алар үзләре өчен генә яшәмиләр, кешегә ярдәм итәргә...
Авыл җирендә һәр кешенең яшәве - уч төбендә кебек. Олыяз авылында туып-үскән, шунда гомер кичергән Закиров Мортаза Мөхәммәтзакир улының гаиләсе дә күпләргә үрнәк булырлык итеп яшәде. Булдыклы, таза тормышлы, абруйлы бу гаиләдә 9 бала тәгәрәшеп үсте. Аларның барысының да уртак сыйфатлары - алар үзләре өчен генә яшәмиләр, кешегә ярдәм итәргә тырышалар, башкалар язмышына битараф түгелләр.
Сүзем шуларның берсе - гаиләдә 4нче бала булган Закиров Зиннур турында. Кайсы яктан гына карасаң да, аның гамәлләрендә зирәк акыл, зиһен, шәфкатьлелек ярылып ята.
Иң элек аның ата-ана хакын хаклавын әйтмичә мөмкин түгел. Әтисе каты авырый башлагач, айдан артык, һәр көнне эш сәгатеннән соң Кукмарадан Олыязга кайтып, рәтләп йокы күрмичә, иртән эшкә китә иде. Табиб буларак та, ата баласы буларак та, кулыннан килгәннең, мөмкин булганның барысын да эшләде. Әнисе Өмелхода урын өстендә ятканда да көн-төн дими, соңгы минутына кадәр аның янында булды.
Беркайчан да үз мәнфәгатьләрен беренче урынга куймыйча, бертуганнарына, ераграк туганнарына күрсәткән ярдәмен язу өчен аерым мәкалә кирәк булыр иде.
Алай гына да түгел, Кукмара үзәк шифаханәсендә баш табиб урынбасары булып эшләгәндә, аның ярдәменнән файдаланмаган Олыяз авылы кешесе калды микән? Аның кабинет ишеге һәркемгә ачык иде. "Монда безнең авылдан Зиннур эшли", - дип киләләр иде шифаханәгә. Тукай районында баш табиб булып эшли башлагач та, авылның шактый кешесе шунда йөрде.
Һәр кешенең диярлек тормышында үзеннән соң һәйкәл булып калырлык мөһим бер эше була. Минемчә, Зиннурның Тукай районында заманның иң югары таләпләренә җавап бирерлек дәваханә төзетүе - аның горурлыгы булып тора. Биредә ул төзүче-инженер да, прораб та. Һәр ишек-тәрәзәсенең кайда куелуы, кайсы якка ачылуыннан башлап, катлаулы коммуникацияләрне урнаштыру - кыскасы, дәваханә иң элек аның уенда төзелә. Төзү генә түгел, анда иң яхшы табиблар, башка медицина хезмәткәрләре туплау, замана медицина җиһазлары, аппаратура булдыру - барысы да халык өчен, кешеләрнең сәламәтлеге өчен эшләнә. Ул үзе бу турыда "Дон КихотОлыязлы" исемле автобиографик китабында да язган. Нинди киртәләрне үтәсе, каршылыкларны җиңәсе, сәламәтлек, энергия сарыф итәсе. Тикмәгә генә Татарстанның атказанган табибы исемен бирмиләр шул! Лаеклы ялга чыккач та ул үз кабыгына бикләнеп, үзе өчен генә яши алмый. Аның эчке халәте шундый. Татар халкы, милләте өчен җан атып, борчылып яши ул. Хәтер көненә дә баралар алар, Болгарга да.
Татар халкының тарихын, мәдәниятен тирәнтен өйрәнә. Бүгенге көндә эшли торган язучылар, шагыйрьләр, драматург, артистларның иҗаты белән якыннан танышалар, бер генә премьераны да калдырмыйлар. Җәмгыятьтә бара торган күренешләргә аның үз фикере бар. Татар милләте, аның киләчәге өчен борчылып, үзенең фикерләрен дәлилләп, ул саллы зур-зур мәкаләләр дә яза. "Ватаным Татарстан", "Звезда Поволжья», «Мәдәни җомга" һәм башка газеталарда аларны укып була.
Никадәр күпкырлы эшчәнлек белән яшәсә дә, ул туган авылы баласы булып кала. Төп йортта яшәүче энесе Марсель гаиләсендә ул һәрчак - көтелгән кунак.
Авыл тормышына да битараф түгел ул. Ерак бабасы Нурмөхәммәт казыган, кайчандыр Нурмый чишмәсе дип аталган, хәзер инде җимерек хәлгә килгән чишмәне төзекләндереп, манара һәм ай кую да аның эше. Чишмә диварына бик мәгънәле сүзләр язылган: "Йа, раббым! Тәннәребезне сихәтләндерүче, җаннарыбызны сафландыручы чишмә суларың өчен рәхмәтлебез. Безне рәхмәтеңнән ташлама".
"Олыяз авылы тарихы"н китап итеп бастыру да - аның хезмәте. Ул булышмаса, китап чыгарып булмый иде. Аның авыл халкына тагын бик зур мәрхәмәт эше: ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган 167 авылдашыбызның исемнәре кергән "Хәтер китабы"н үз хисабына нәшрият иттерде һәм авыл музеена (барлыгы 15 китап), Олыяз урта мәктәбе китапханәсенә дә 230 матур әдәбият китаплары бүләк итте. Архивлардан эзләтеп, 11 буын шәҗәрә дә эшләтте.
Әлбәттә, аның төп таянычы, тылы, ярдәмчесе, аны күз карашыннан ук аңлаучы тормыш иптәше Тәнзилә. Кукмараның иң чибәр, иң сөйкемле -мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, заманында иң атаклы институтта укып, киез итек фабрикасында фабком (профсоюз) рәисе булып эшләгән кызны үзенә яр итеп сайлап алуы да - Зиннурның олы бәхете. Аларның дәвамчылары - кызы Земфира - балалар табибы, улы Марсель - стоматолог, киленнәре шулай ук медик. 6 онык арасыннан да бабаларының эшен дәвам итүчеләр булмый калмас әле.
Рәсимә ИДРИСОВА, Олыяз авылы.
Р.S. Район башлыгы Сергей Димитриевич, Казанда узган Якташлар җәмгыяте очрашуында, Закиров Зиннур Мортаза улына Мактау грамотасы тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев