Транспортны теркәү - Интернет аша
Электрон хезмәтләр тормышыбызгә көннән-көн күбрәк үтеп керә. ЮХИДИ идарәсе тарафыннан да берничә электрон хезмәт күрсәтелә. Болар: автомототранспорт йөртү таныклыгына ия булу өчен имтиханга язылу, машина йөртү таныклыгын, вакытлы рөхсәт кәгазләре алу, автомобиль штрафлары, автомототранспортны теркәү. Иң элек www.gosuslugi.ru Федераль дәүләт хезмәтләре порталында Эчке эшләр министрлыгы бүлеген табарга һәм үзегезгә кирәкле...
Электрон хезмәтләр тормышыбызгә көннән-көн күбрәк үтеп керә. ЮХИДИ идарәсе тарафыннан да берничә электрон хезмәт күрсәтелә. Болар: автомототранспорт йөртү таныклыгына ия булу өчен имтиханга язылу, машина йөртү таныклыгын, вакытлы рөхсәт кәгазләре алу, автомобиль штрафлары, автомототранспортны теркәү.
Иң элек www.gosuslugi.ru Федераль дәүләт хезмәтләре порталында Эчке эшләр министрлыгы бүлеген табарга һәм үзегезгә кирәкле хезмәт төрен сайларга кирәк. Алга таба "Хезмәттән файдалану" төймәсенә басып, иминиятләштерү белешмәсе (СНИЛС) номерын күрсәтеп теркәлү узарга һәм сайтта күрсәтелгән тәртиптә гаризаны тутыру мөһим. uslugitatar.ru Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында кесә телефоны номерын күрсәтеп теркәлү узарга һәм "ЮХИДИ һәм автохезмәтләр" бүлеген сайларга кирәк.
Тапшырылырга тиешле документлар исемлеге gibdd.tatarstan.ru һәм rpolice.ru сайтларында урнашкан. Барлык теләкләр һәм кимчелекләр Татарстан Республикасы Хөкүмәте Интернет - кабул итү бүлмәсе - prav.tatarstan.ru/torecep-tion.htm - аша кабул ителә.
Vashkontrol.ru сайтына теркәлеп, бәяләмә калдырырга мөмкин. Моның өчен үзеңне кызыксындырган хезмәтне табасың, сорауларга җавап биреп, аның сыйфатын бәялисең. Шулай ук бәяләүне СМС ярдәмендә дә башкарырга була. Дәүләт хезмәтләре күрсәтүчегә кәрәзле телефон номерын калдырасың. 0980 номерыннан СМС килгәннән соң, бушлай СМС-хәбәр ярдәмендә биш баллы шкала ярдәмендә хезмәтнең сыйфатын бәяләргә була.
Фирдүс ФӘХРЕТДИНОВ, ЮХИДИ начальнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев