18 февраль 2015 яңалыклары
-
Тәртип сагына дружиначылар чыга
Сиксәненче еллар башында оешкан ирекле халык дружиналарын (ДНДларны) күпләр хәтерлидер әле. Кулларына махсус кул бәйләвече таккан дружиначылар урамнарда, җәмәгать урыннарында булып, тәртип саклауда үзләреннән зур өлеш керткәннәр. "Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә гражданнарның катнашуы турында"гы республика законы нигезендә "Халык дружиналары" кабат кайтарыла башлады. Тиздән Кукмарада да полиция хезмәткәрләре белән...
-
Кукмарада Динар Васильев истәлегенә баскетбол ярышы узачак
22 февральдә "Зилант" спорткомплексында Васильев Динар Владимирович исеменә баскетбол ярышы үткәрелә. Башлана сәгать 10.00да. Рәхим итегез! фото: http://vipadvert.ru/news-13156.html
-
Кукмараның боксчы яшүсмерләре Татарстан беренчелегендә катнашты
"Зилант" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 1999-2000 елгы яшүсмерләр бокс буенча Татарстан республикасы беренчелегендә катнаштылар. Инсаф Дәүләтшин (3нче урта мәктәп) 63 килограмм үлчәү авырлыгында 3нче урынга лаек булды. фото: http://union.ua/news/sports/03_07_2013_mariupolskii_sportsmen_chempion_po_boksu/
-
Сәрдекбаш мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иҗади бәйге үтте
Бу авыл җирлегеннән сугышка киткән 475 кешенең бары 198е генә туган якларына әйләнеп кайта. Еллар узган саен ветераннарның сафлары сирәгәя, бүгенге көндә өчесе генә исән-сау. Яңа Сәрдек авылыннан килгән Фоат абый Фәтхрахманов бәйрәмнең кадерле кунагы булды. Ачы сугыш хатирәләрен ул, утырырга теләмичә, баскан килеш сөйләде. Яу кырында ятып калган сугышчан...
-
Әнисәгә ярдәм кирәк
Хөрмәтле кукмаралылар! Көтмәгәндә якташыгыз - Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Рафик Таһировның гаиләсе хәсрәтле булды: хатыны Әнисә Таһирова авыр операция кичерде. Ул вакытта табиблар эчке органнарда IV дәрәҗә канцераматоз диагнозы куйды. Тормышның тәмен тоеп яшәгән шат күңелле, игелекле Әнисәнең көннәре санаулы булуына ышанасы килми. Аңа әле 48 яшь кенә....
-
Минзәлә театрында эшләүче якташларыбыз белән горурландык
Узган атнада Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры район Мәдәният йортында үзенең спектакльләрен тәкъдим ите. Көндезге сеансларда яшь тамашачылар рус халык әкияте буенча сәхнәләштергән "Морозко", "Чуртан кушуы буенча" спектакльләрен караган булсалар, кичен исә өлкәннәргә "Шомбай" спектакле күрсәтелде. Театр карарга шулкадәр сусаганбыз икән, ике сәгать вакытның узганын сизмәдек тә....
-
Тиздән Кукмарада барлык такси машиналары да ак төстә булачак
Районыбызда такси хезмәте күрсәтүче берничә оешма бар. Шуның белән беррәттән, такси буларак теркәлмәгән кайбер җиңел машина хуҗалары да халыкка хезмәт күрсәтә. Әлеге машиналар төзекме, хуҗалары ышанычлымы, транспорт чарасының пассажирлар йөртүгә рөхсәте бармы - күпләр бу хакта уйланып та тормый. Шуны күздә тотып, район җитәкчелеге тарафыннан әлеге төр хезмәт күрсәтүчеләргә бердәм...
-
Дарумы, саф һавамы?
Экологиянең начарлануымы, евроремонт ясалган тынчу бүлмәләрдә, компьютер каршында күп вакытыбызны үткәргәнгәме, юкка-барга да борчылуданмы, даруларны хәзер ипи урынына "ашыйбыз". Әйтик, баш авыртканда саф һавага чыгып керү урынына нурофен яки спазган йотып куюны кулайрак күрәбез. Гомумән, сумкасында яки кесәсендә берничә төрле дару төймәсе йөртмәгән кеше сирәктер. Эш яшендәгеләр дә, өлкәннәр дә....