18 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
"Утырмага" теләп йөрибез
Моннан 2 ел элек туган төбәкне өйрәнү музее директоры Ләбүдә ханым һәм мәдрәсәбезнең хөрмәтле мөгаллимәсе Рузилә абыстай белән берлектә уңган - булган апаларны җыеп, туплап, "утырма" оештырдылар. Шул көннән башлап һәр утырма бик кызыклы, тирән эчтәлекле, файдалы итеп үткәрелә. Рәдиф хәзрәтнең, Рузилә абыстайның вәгазьләре һәрберебезне "дөрес яшимме мин бу дөньяда"...
-
Җиңел машина белән фура бәрелешү нәтиҗәсе 48 яшьлек шофер өчен аяныч тәмамлана
Юл-транспорт һәлакәте Мәскәү-Уфа юлының 763нче километрында килеп чыккан.
-
Урыссуда февраль аенда яңа гимназия ачыла
Районда соңгы тапкыр яңа мәктәп моннан 16 ел элек - 2001 елда Кече Урыссуда ачылган.
-
Быел Кукмарада үзара салымны күпме түлисе?
Узган елның 19 ноябрендә үткән референдум нәтиҗәләре буенча 2018 елда гражданнардан үзара салым җыю һәм ул акчаларны җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерү буенча карар кабул ителде.
-
2013 елдан Татарстанда 126 ветеринария клиникасы төзелгән
2018 елда республикада Баш ветеринария идарәсе учреждениеләренең 27 бинасы һәм авыл хуҗалыгы идарәләренең 15 бинасы ремонтланачак.
-
Район Советының чираттагы утырышы узачак
Өченче чакырылыш Кукмара район Советының чираттагы егерме алтынчы утырышы 19 гыйнварда 9.00 сәгатьтә район Советы бинасында чакырыла. Көн тәртибендә район Уставына үзгәрешләр кертү проекты (2нче укылыш), район эчке эшләр бүлегенең һәм контроль-хисап палатасының үткән елгы эшчәнлекләре турындагы хисаплары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү,...
-
“Салават күпере” берләшмәсенең утырышы була
25 гыйнварда район үзәк китапханәсендә "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы була. Башлана 13.30 сәгатьтә. Әдәби иҗат белән мавыгучыларны көтеп калабыз. 12+