17 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Манзарасның Полевая, Чишмәле урамнарына кайчан газ, су үткәрелер?
-Манзарасның Полевая, Чишмәле урамнарына кайчан су, ут сузылыр, юл төзелер икән? 2014 елда җир кишәрлеге сатып алган вакытта безгә барысы да булыр, дигәннәр иде. Фатирны сатып, йорт җиткердек, инде эчке эшләре генә калып бара. Әгәр җылылык булмаса, безнең бар хезмәт юкка чыгачак. Мин аңлыйм, районда халык өчен бик күп эшләнә....
-
Онкология диспансерында бушлай тикшеренү узарга мөмкин
Республиканың клиник онкология диспансерында 18-22 сентябрь көннәрендә Татарстан халкына бушлай консультация алу мөмкин, дип яза http://shahrikazan.com. Кабул итү алдан язылу буенча алып барыла. 8 (843) 525-73-92 телефон.
-
Əнвәр Нургалиев: "Җитди дип уйламадык, бинт белән урап куйдык, ә кул үсүдән туктаган..."
Башкортстан тамашачысы өчен Әнвәр Нургалиев күптән танылган җырчы булса да, Татарстан өчен ул - яңа исем. Әмма күрше республика халкы да аны шундук яратты һәм Әнвәр бүгенге көндә Татарстан районнары буйлап тулы заллар белән концерт куеп йөри. - Әнвәр, исәнмесез! Хәлләрегез ничек? - Аллага шөкер, бар да яхшы! Гастрольләрдә без....
-
«Манзара» тапшыруын алып баручы Гөлназ Рәхмәтулллина: «Бала табу йортында үз күзләремә үзем ышанмадым…»
"Манзара" тапшыруын алып баручы Гөлназ Рәхмәтулллина бала табу йортында кызы белән очрашкан мизгелләрне искә төшерә. - Бу фото 10 ел элек төшерелгән. Энҗе кызыбызга 5 яшь туган көннәрдә. Инде 15 тулды! 10 сентябрь - кадерле кызыбызның туган көне. Кызымны беренче тапкыр кулга алган мизгел әле дә хәтердә, искә төшерәм дә...
-
Каенсар китапханәсендә мәдәният дәресе узды (фото)
Әлеге дәрес башлангыч сыйныфлар белән оештырылды, дип хәбәр итә Гөлнур Нуриева.
-
Мотоцикл карагы тотылган
Район Эчке эшләр бүлегенең дежур частенә Кукмараның Академик Королев урамындагы күпкатлы йортларның берсенең подъездыннан дүрт тәгәрмәчле балалар мотоциклы югалу хакында хәбәр керә. Китерелгән зыян 8500 сумны тәшкил итә. Полиция хезмәткәрләре тиз арада шикле кешенең эзенә төшәләр. Ул 38 яшьлек Кукмара кешесе булып чыга. http://кукмор.16.мвд.рф
-
Ана капиталына автомобиль сатып алып булмаячак
Дәүләт Думасы Ана капиталын автомобиль сатып алуга рөхсәт бирә торган канун проектын хупламаган. Быел март аенда бер төркем депутатлар Дәүләт Думасына Ана капиталына автомобиль сатып алу турындагы канун проектын тәкъдим иткән. Әлеге хокукны аерым категория: тәрбиягә бала алган, инвалид бала тәрбияләүче һәм өченчесе - күп бала тәрбияләүче гаиләләргә бирү тәкъдим...
-
Хөрмәтле Кукмара шәһәрендә яшәүчеләр!
2017-2018нче елның җылылык сезонына әзерлек бару сәбәпле, 18 сентябрьдә җылылык челтәрен су белән тутыру буенча эш башланачак. Сездән барлык краннарны ябуыгызны һәм төзек булмаган, ага торган урыннарны ачыклау өчен җылыту батареяларын күзәтеп торуыгызны сорыйбыз.
-
Быел кыш бик салкын була, дип куркыталар
Быелгы кыш аеруча салкын булыр, дип фаразлый белгечләр. Татарстанда кар октябрь ахрында ятыр, диләр.Әммә ул калын булмаячак.Кышкы салкыннар Идел-Урал төбәгендә декабрь урталарында башланып февраль башына кадәр дәвам итәчәк. Һава температурасы -20 дән -33; -35 кә кадәр торачак.Шулай да иң салкын көннәр Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә булачак дигән фараз бар. -35;-37....
-
Балаларны түгәрәккә чакырам
Кукмарада балалар өчен иҗат академиясе ачылу яшь буынга да, әти-әниләренә дә зур бүләк булды. Биредә талантыңны үстерү, кул эшләренә өйрәнү өчен барлык шартлар да бар. Күптөрле түгәрәкләр эшләячәк. Ә мин үзем судомодельләр ясау һәм агачны сәнгати эшкәртү буенча түгәрәк алып барачакмын. Бу түгәрәктә шөгыльләнү балалар өчен бик файдалы булыр дип...
-
Гафиятуллин урамының ишегалды юллары кайчан төзекләндерелер икән?
-Кукмараның Гафиятуллин урамындагы күпкатлы йортларның берсеннән фатир алган идек. Инде дүрт ел шунда яшибез. Әмма бүгенге көнгә кадәр ишгеалды төзекләндерелмәде, яктылык та юк. Балалар коляскасы белән урамга чыгу - үзе бер бәла, - ди ике бала әнисе Раилә ханым. Сорауга җавапны район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм...