17 июнь 2016 яңалыклары
-
Кукмарада чит ил автомобиле укучы баланы бәрдергән
12 июньдә, көндезге сәгать икеләр тирәсендә Кукмара-Тырыш юлының 24нче чакрымында бәхетсезлек очрагы була. Иминлекне тәэмин итәрлек тизлек сакламаган чит ил автомобиле юлның тиеш булмаган урыныннан чыгучы 16 яшьлек баланы бәрдерә. Бала тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә җибәрелә. Юлларда һәркем игътибарлы һәм сак булсын, якыннарыбызны кайгы утына салмасак иде. Ранил Гыйниятуллин, ЮХИДИнең...
-
Югары суд Мисбах картны акладымы?
Чаллыда табиб-травматологны үтерүдә гаепле дип табылган 86 яшьлек Мисбах Сәхәбетдиновка карата чыгарылган хөкем карары үз көченә керде. Татарстан Югары суды Мисбах картның адвокаты белдергән апелляция шикаятен карады һәм 21 апрельдә Чаллы шәһәр суды карарын үзгәрешсез калдырды. Шикаять канәгатьләндерелмәде. Шулай итеп, ул 6 ел да 3 айга ирегеннән мәхрүм ителде һәм...
-
“Нараткай” лагерендә спорт мәйданчыгы куллануга тапшырылды (фото)
Бүген Камышлы урманы буенда урнашкан "Нараткай" балалар лагерендә сөенечле вакыйга булды: Илсур Шәрипов җитәкчелегендәге "Строй-Гарант" оешмасы тарафыннан төзелгән универсаль спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Мондый төр мәйданчыклар быел Лельвиж, Әсән-Елга, Ядегәр, Янил, Чуллы авылларында да төзелде. "Универсаль спорт мәйданчыклары" республика программасы кысаларында сафка баскан мәйданчыкта волейбол, футбол, баскетбол, бадминтон, футбол, өстәл...
-
Алинә Сафиуллина: «Кызлар, кияүгә чыгарга ашыкмагыз!»
Соңгы берничә айда тамашачы күз алдыннан бераз гына югалып торган Алинә Сәфиуллина үзен тулысы белән диярлек гаиләсенә багышлый. "Бөтен вакытын хәзер ул тугыз айлык Нариман улы янында үткәрә. Шуңа күрә хәлләрен белергә дип шалтыраткач та: "Өйдә утыручы хатын-кызның бөтен сүзе баласы турында инде ул!" - дип көлде. "Гаилә корып җибәргәч,...
-
Кукмараның Ломоносов урамында яшәүчеләр күршеләр бәйрәме уздырган
Америка Кушма Штатларына күченеп киткән авылдашыбыз, кунакка кайткач, безнең өйгә дә хәл-әхвәлләребезне белергә килде. -Күршеләрегез нинди кешеләр анда, аралашасызмы? - дип соравыбызга: -Очраганда елмаеп сәламлиләр. Мөнәсәбәтләребез шуннан ары узмый. Ә өйләренә керү өчен башта телефоннан шалтыратып, рөхсәт сорарга, керү вакытын билгеләргә кирәк. Шәхси территориягә рөхсәтсез аяк басу җинаять булып санала,...
-
Яңа Каенсар авылының “ашыгыч ярдәме” ул Галина Расова
Авыл фельдшеры. Шушы ике сүзгә никадәр көч, хезмәт, йокысыз төннәр, кеше сәламәтлеге өчен борчылу сыя. Авыл фельдшеры сине тыңлый, кирәк чакта юата белә, аңа сереңне дә чишәсең, борчыган соравыңа җавап алып тынычланасың да. Яңа Каенсар авылының "ашыгыч ярдәме" булган Галина Расовага да хас, аның холкына туры килә торган сыйфатлар бу....