Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмараның Ломоносов урамында яшәүчеләр күршеләр бәйрәме уздырган

Америка Кушма Штатларына күченеп киткән авылдашыбыз, кунакка кайткач, безнең өйгә дә хәл-әхвәлләребезне белергә килде. -Күршеләрегез нинди кешеләр анда, аралашасызмы? - дип соравыбызга: -Очраганда елмаеп сәламлиләр. Мөнәсәбәтләребез шуннан ары узмый. Ә өйләренә керү өчен башта телефоннан шалтыратып, рөхсәт сорарга, керү вакытын билгеләргә кирәк. Шәхси территориягә рөхсәтсез аяк басу җинаять булып санала,...

Америка Кушма Штатларына күченеп киткән авылдашыбыз, кунакка кайткач, безнең өйгә дә хәл-әхвәлләребезне белергә килде.

-Күршеләрегез нинди кешеләр анда, аралашасызмы? - дип соравыбызга:

-Очраганда елмаеп сәламлиләр. Мөнәсәбәтләребез шуннан ары узмый. Ә өйләренә керү өчен башта телефоннан шалтыратып, рөхсәт сорарга, керү вакытын билгеләргә кирәк. Шәхси территориягә рөхсәтсез аяк басу җинаять булып санала, - дип җавап бирде.

Абау, ничек яшәмәк кирәк алай? "Заманнар үзгәрә, күршеләр үзара аралашмый башлады", - дип зарланулар ишетелсә дә, шөкер, бездә хәлләр Америкадагыча түгел. Йомыш төшсә дә, моң-зарны түгәргә дә күршеләргә йөгерәбез. Кайгы-хәсрәт килгәндә дә алар ярдәмгә килә. Кыскасы, җырда җырланганча, күршеләр - иң якын кешеләр.

27 май - Халыкара күршеләр көне икәнен белмәүчеләр дә бардыр әле. Ә менә Кукмара поселогының Ломоносов урамында яшәүчеләр инде берничә ел рәттән бу көнне җыелышып билгеләп үтәләр икән.

-Урамыбыз бик ямьле, тыныч, машиналар да сирәк үтә, капка төпләре яшел чирәм. Бәйрәмне, каядыр бармыйча, шушында гына оештырабыз, - дип сөйли Мәрьям Сәлахетдинова. - Кемдер, казан асып, балык шулпасы әзерли, кемдер шашлык кыздыра. Күмер самавырында чәй кайнап утыра. Табынга төрле тәм-томнар, каклаган каз яки үрдәк, салатлар, җиләк-җимеш, яңа пешкән камыр ризыклары тезелә. Бу күңелле мәшәкатьләр эчкерсез аралашу, уен-көлке белән үрелеп бара. Фәрит гармун күтәреп чыга, җыр-биюләр башлана. Табын артына утыргач та, сөйләр сүзләр бетми, кызыклы вакыйгалар, хатирәләр барлана. Бер зур гаилә итеп тоябыз үзебезне.

-Бу урамга күченеп килгәнебезгә алты ел булды инде. "Иң әүвәле йорт сатып алганчы, күрше сатып ал" дигән бит ата-бабаларыбыз. Шөкер, күршеләребез шулкадәр әйбәт, бик рәхәт яшибез. Бер-беребезгә барлык кирәк-яракка керәбез, язын яшелчә, чәчәк кәлшәләре алмашабыз. Бергәләп бәйрәм үткәрү дә матур гадәткә әверелде, быел да бик күңелле итеп утырдык, - ди Фәүзия Фәйзуллина.

- Терәлеп торган күршеләребез (йортыбыз ике яклы) Рәмзия һәм Сергей Петровлар белән бергәләп өйләрне заманча материал белән тышладык, - дип өсти тормыш иптәше Мөбарәкҗан.

Любовь һәм Анатолий Тимофеевлар, Хәлимә һәм Рамазан Юнысовлар, Рәмзия һәм Газинур Кашаповлар - барысы турында җылы сүзләр генә ишеттем.

-Киләсе елда да бәйрәм итәргә сүз куештык. Кунакка килерсез, - дип күңелне эретте Мәрьям ханым.

Чакырган җиргә бармый булмас, мөгаен. Иң мөһиме: исән-сау булуыбыз кирәк.

Редакциядән. Ә сез күршеләрегез белән аралашып яшисезме? Аларның бигрәк тә кайсы сыйфатлары ошый? Шул хакта сездән язмалар көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев