15 ноябрь 2016 яңалыклары
-
6 кеше утырган машина йортка килеп бәрелгән
Мамадыш районының Кызыл Тау бистәсендә 6 кеше утырган "Ниссан" машинасы тизлеген арттырып, каршы як полосага чыга, аннан соң идарәне югалта һәм юлдан чыгып, йортка килеп бәрелә. Машина руле артында сәрхүш хәлдә 19 яшьлек, машина таныклыгы алынган егет уртырган була. Һәлакәткә очраучыларның алтысы да хастаханәгә озатылган, дип яза "Шәһри Казан" газетасы...
-
Салым хезмәтендә – Ачык ишекләр көннәре
Салым хезмәте салым түләүчеләр - физик затлар өчен 18 ноябрь, җомга көнне 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, 19 ноябрь, шимбә көнне 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Ачык ишекләр көннәре үткәрә. Бирегә килүчеләр физик затларның милек, җир һәм транспорт салымнарын исәпләү һәм түләү тәртипләре турында күбрәк белә алачаклар. Милек салымын кем...
-
"Кояшкай" балалар бакчасыннан Амалия Седунова конкурста җиңгән(+ФОТО)
"Тылсымлы куллар" журналы оештырган конкурста "Кояшкай" балалар бакчасыннан Амалия Седунова (җитәкчесе - Ольга Никитина) "Үз милләт костюмы" номинациясендә җиңү яулады һәм Казан шәһәрендә "Халыклар дуслыгы" йортында бүләкләнде.
-
Казан шәһәрендә узган Халыкара "Илһамият" һәм "Кунаклашу" конкурс-фестивалендә кукмаралылар да катнашты
Казан дәүләт мәдәният институтында Халыкара "Илһамият" тел һәм җыр сәнгате фестиваль-конкурсы һәм Халыкара "Кунаклашу" халыклар иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Анда Татарстан, Башкортстан, Мари Иле республикаларыннан, Түбән Новгород шәһәреннән, Төркмәнстан, Әрмәнстан илләреннән килүчеләр көч сынашты. Якташыбыз, Вахит авылы егете, Казан дәүләт мәдәният институтының 3нче курс студенты Нияз Кәримуллин (җитәкчесе-Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе...
-
20 градуска кадәр суыта
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы кар явуы көтелә. Көндез 8-13 градус салкын булса, төнгә 15-20 градус салкын булуы турында хәбәр итә синоптиклар, дип хәбәр итә "Шәһри Казан" газетасы сайты.